Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында куркыныч экзоген геологик процесс тарафыннан расланган, шул исәптән җимерелү күренешләре белән бәйле рәвештә авария хәлендә дип табылган һәм юкка чыгарылырга тиешле торак йортларның исемлеген соравы буенча киңәшмә булды.
Әлмәт районы Багряж авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. ФАПны ачу тантанасында район башлыгы да катнашты.
ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 17 май көненә республикада 924,0 мең кв.метр торак ( еллык бурычның 38,5%) файдалануга тапшырылган. Әлеге күрсәткеч узган ел дәрәҗәсенең 101,8% ( 2 атна эчендә 53,7 мең кв. метр торак) тәшкил итә.
Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада объектларын тикшерде: “Рубин”, “Тасма” һәм “Олимп” стадионнары, “Олимп” УСК ыргытучыларның өйрәнү мәйданы , пляж спорт төрләре Үзәге, “Казан” КСКның түбәсе ябык манежы, Казан теннис академиясе, пулядан ату Комплексы һәм ишү спорт төрләре Үзәге.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Казахстан Республикасы Алмата шәһәре акиме Әхмәтҗан Есимов белән очрашты. Әлеге очрашу Казахстан Республикасы делегациясенең ТРсына булган визиты кысаларында булды. Очрашуда, шулай ук, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.С. Әхмәтшин дә катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында Универсиаданың Медиа-үзәген төзү соравы буенча киңәшмә булды.
Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында Бадминтон Үзәген проектлаштыру соравы буенча киңәшмә булды. Киңәшмәне Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин үткәрде.