Бүген ТР Хөкүмәт Йортында булган киңәшмәдә Казанның тарихи үзәгендәге ун төзелеш проектын тикшерделәр. Әлеге чараны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмә барышында тәкъдим ителгән проектларның шәһәрнең тарихына туры килүе тикшерелде. Тәкъдим ителгән проектлар арасында Бутлеров һәм Маяковский урамнары чатындагы бина да бар. Элек әлеге бинада медицина хезмәткәрләре ДК булган. Инвестор планы буенча, тышкы күренеше элеккечә булачак яңа бинада кыйммәт булмаган кунакханә эшләячәк. Тагын бер бина – Большая Красная урамындагы хореография училищесы интернатының дүрт катлы бинасы. Кайбер проектлар, алдагы киңәшмәләрдә әйтелгән, аерым алганда яшелләндерү мәйданын зурайту һәм сквер барлыкка китерү буенча ачыкланган кимчелекләрне бетереп, билгеле бер үзгәрешләр белән тәкъдим ителгән иде.
Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында РФ Торак кодексын, “ТКХны реформалаштырырга ярдәм итүче Фонд турында” Федераль законын Татарстан Республикасында тормышка ашыру буенча эшләр оештыру максатыннан, министр И.Э. Фәйзуллин боерыгы белән барлыкка килгән эшче төркемнең утырышы булды. Чараны эшче төркем рәисе урынбасары, министр урынбасары Р.К. Кәримов үткәрде. 25.12.2012 елдан 271-ФЗ номерлы “Россия Федерациясе Торак кодексына һәм Россия Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү һәм Россия Федерациясе закон актларындагы кайбер положениеләрнең үз көчләрен югалтуларын тану” Федераль законы тарафыннан Россия Федерациясе Торак кодексына кертелгән үзгәрешләр белән бәйле, Татарстан Республикасында әлеге үзгәрешләргә туры килгән закон кабул итү кирәк.
Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә кадрлар укыту, әзерләү һәм яңадан әзерләү соравы буенча киңәшмә булды. Киңәшмәне ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары А.М. Фролов үткәрде. Республиканың барлык муниципаль оешмалары видеоконференцэлемтә режимына тоташтырылган иде. “ТРның күпфатирлы йортлары белән идарә итүче оешмалар бердәмлеге" коммерция булмаган партнерлык директоры Н.Ф. Фатыйхов төп доклад белән чыгыш ясады. 2012 елда 1 134 белгеч укыган. 2013 елга бурыч тагын да киңрәк масштаблы – 5 меңнән артык белгечне укыту. ТР Министрлар Кабинетының ТКХ өлкәсенә кадрлар әзерләү, яңадан әзерләү һәм квалификацияләрен күтәрү буенча чаралары планы нигезендә, 2016 ел ахырына кадәр республика районнарындагы 21 меңнән артык белгечне укыту планлаштырыла.
ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында 2012 ел “Авыл клублары” программасын реализацияләүгә нәтиҗәләр ясау соравы буенча бәйге комиссиясенең утырышы булды. Утырышны ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгының төзелеш комплексын үстерү идарәсе башлыгы И.С. Гимаев үткәрде. Чарада ведомство карамагындагы оешмалардан, тармак министрлыкларыннан, муниципаль оешмалардан вәкилләр катнашты. Узган елны, министрлык тарафыннан, “Авыл клублары” программасын тормышка ашыру кысаларында төзелгән, республиканың мунципаль районнарындагы торак пунктларында урнашкан иң яхшы мәдәният объектларын билгеләү буенча бәйге игълан ителгән иде.
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы тармак предприятиеләре һәм оешмаларының җитәкчеләре игътибарына 2013 елда Татарстан Республикасында сыйфат өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте премиясенең IX нче Бәйгесен үткәрә. Бәйгене үткәрү тәртибе һәм шартлары, катнашучылар өчен төзелгән кулланма, гариза формасы белән www.pcq.ru.сайтына урнаштырылган.
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы юристлары авыл халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтә торган мәгълүмати-консультация төркеменең күчмә кабул итү чарасында катнашты. Бу юлы мондый ярдәм Югары Ослан муниципаль районы халкына күрсәтелде.
Кабул итү вакытында, авыл җирлегендә яшәүче халык, торакка булган хокукларны тормышка ашыру, коммуналь хезмәтләр күрсәтү һәм Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы компетенциясенә кергән башка сораулар белән кызыксынды.
ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында, видеоконференция режимында, муниципаль оешма вәкилләре белән “45 000 тамашачы өчен футбол стадионы, Чистай ур.” объектының төзелеше, күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау һәм авария хәлендәге йортлардан күчерү сораулары буенча киңәшмә булды. Видеоконференцияне ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары А.М. Фролов үткәрде. Чарада муниципаль оешмаларның Башкарма комитет җитәкчеләре, тармак предприятиеләренең җитәкчеләре катнашты.
ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Ф.М. Хәнифов, киңәшмә эшенә, видеоэемтә режимында тоташты. Ул, тагын бер кат, район башлыкларына эшчеләрне игътибар белән сайлап алу үтенече белән мөрәҗәгать итте. Төзелешкә квалификацияле белгечләрне җәлеп итү мөһим.