Бүген Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин эшлекле сәфәр белән Мәскәү шәһәрендә. Ул анда ТР Президенты Р.Н. Миңнехановның торак төзелеше үсешенә ярдәм итүче Федераль фонд генераль директоры А.А. Браверман белән очрашуында катнашты. Очрашу барышында күтәрелгән төп сорау – эффектив кулланылмаган федераль җир участокларын хуҗалык әйләнешенә җәлеп итү.
Торак төзелеше үсешенә ярдәм итүче Федераль фонд, бүгенге көндә җир участоклары базарындагы иң эре уенчыларның берсе булып тора, эконом-класс торак базарын формалаштыру соравында Фонд тәкъдим иткән кораллар бик эффектив.
Бүген Хөкүмәт йортында, видеоконференция режимында 2012 елда Татарстан Республикасында, РФның 21.07.2007 елдан 185-ФЗ номерлы “ТКХ реформалаштыруга ярдәм итүче Фонд турында” Законын тормышка ашыру һәм мәктәпләрдә капиталь ремонт ясау сораулары буенча республика киңәшмәсе булды. Киңәшмәне ТР Президенты Р.Н. Миңнеханов үткәрде, чарада ТР Премьер-министры И.Ш. Халиков катнашты. ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин төп доклад белән чыгыш ясады.
ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э.Фәйзуллин «Saint Gobain» компаниясенең Россия һәм СНГ илләрендәге генераль директоры Гонзаг Арну де Пире белән очрашты. Очрашу бик җылы, шул ук вакытта динамик халәттә үтте. Француз делегациясе белән килгән катнашучыларны сәламләгәннән соң, министр И.Э. Фәйзуллин, төзелеш өлкәсендә тормышка аша торган проектлар турында сөйләде. Министрны тыңлаганнан соң, кунаклар Татарстанның бизнес үстерү буенча төп регионнарның берсе булуын һәм «Saint Gobain» компаниясенең “Алабуга” АИЗ мәйданында, резидент сыйфатында торуын билгеләп үттеләр. «Saint Gobain» компаниясе “Turkiye Sisecam Fabrikalari AS» төрек компаниясе белән берлектә”Алабуга АИЗ” территориясендә 300 млн. евро белән финанслана торган, көче елына 250 мең тонна булган автомобиль һәм яссы (төзелеш өчен) пыяла җитештерүче «Аутоматив Гласс Альянс Рус» ЯАҖ заводын төзү буенча эшләнгән проектны тормышка ашыра башладылар.
Бүген Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында төзелеш базарының үсеш перспективалары соравы буенча киңәшмә булды. Киңәшмәне Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары А.С.Әхмәтшин, төзелеш материаллары һәм технологияләре сәнәгате бүлегенең башлыгы О.В. Модина үткәрде. Чарада Казанны капиталь төзү һәм реконструкцияләү Идарәсеннән, Төп инвестицион-төзелеш идарәсенннән вәкилләр, шулай ук кирпеч заводы һәм җылылык үткәрми торган материаллар җитештерә торган оешмалардан вәкилләр, Төзелеш Министрлыгы белгечләре катнашты.