ЯҢАЛЫКЛАР


1
июль, 2024 ел
дүшәмбе

ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин торак-коммуналь хезмәтләр өчен халыкның түләү дисциплинасы,  энергия ресурслары өчен предприятие һәм оешмаларның бурычлары турында сөйләде.

Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасын гамәлгәашыру кысаларында 40 муниципаль берәмлек буенча 624 торак объектта эшләр алып барыла. Төзелеш-монтаж эшләрен башкару 51%, сезонлы эш төрләрен башкару 47% тәшкил итә. Агымдагы 2 атнаэчендә 16 күп фатирлы йортта эшләр тәмамланган. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин ТР Министрлар Кабинетында узган республика киңәшмәсендә сөйләде.

ТР Төзелеш, архитектура һәмторак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә социаль-мәдәни өлкә объектларын капиталь ремонтлау программаларын тормышкаашыру турында сөйләде.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль районнары белән видеоконференц элемтә режимында уздырды.


28
июнь, 2024 ел
җомга

ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе Казан шәһәре Идел буе районы Карбышев урамы, 12а адресы буенча урнашкан торак комплекска проект документлары таләпләренә туры килү турында нәтиҗә ясады.


27
июнь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

2024 елда Казанда «БРИКС илләренең спорт уеннары» халыкара мультиспорт чарасын уздыруга әзерлек кысаларында 12 спорт объектына капиталь ремонт ясалды. Бу хакта бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә сөйләде.

Бүген республика Төзелеш министрлыгында 2024/2025 елгы җылыту чорына әзерлек буенча республика штабының чираттагы утырышы узды. Аны ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Мәҗит Салихов үткәрде.

Штаб эше муниципаль районнар тарафыннан «Торак фонды мониторингы» системасына кертелгән мәгълүматны мониторинглаудан башланды. Татарстан Республикасы буенча барлыгы 1072 котельный әзерләнгән, бу 33% тәшкил итә. Мәгариф объектлары буенча барлыгы 348 объект әзерләнгән, бу – 26 %. Мәдәният учреждениеләренең әзерлеге 21% тәшкил итә.


26
июнь, 2024 ел
чәршәмбе

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Беренчел звеносын модернизацияләү» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Казан шәһәренең «Салават Күпере» торак комплексында «12 нче шәһәр клиник хастаханәсе» амбулатор-поликлиника үзәге төзелә.

2024 елның 10 июлендә Казанда «Девелопмент өлкәсендә инновацияләрне һәм цифрлаштыруны үстерүдәге киртәләр һәм мөмкинлекләр» темасына төзелеш материаллары, технологияләре һәм җиһазлары халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсенең эшлекле программасы кысаларында сессия узачак.


24
июнь, 2024 ел
дүшәмбе

Бүген республика Төзелеш министрлыгында агынты суларның явым-төшемнәрен утильләштерү һәм зарарсызландыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов катнашты.

 

22 июньгә торак төзелешенең гомуми планы 70% ка үтәлгән, 2 млн 196 мең кв.м. файдалануга тапшырылган. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International