ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2014 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында инноваөион җирлек кластерлары үсешенә багышланган киңәшмә узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ вице-премьеры Аркадий Дворкович һәм РФ инновацион регионнар ассоциациясе вәкилләре катнашты.

24
март, 2014 ел
дүшәмбе
Ирек Фәйзуллин Россия Федерациясе торак фонды исәбен оештыру соравы буенча РФ Төзелеш министрлыгында үткән киңәшмәдә катнашты. Киңәшмәне РФ төзелеш министры урынбасары Александр Плутник уздырды. Татарстан Республикасы исеменнән киңәшмәдә шулай ук БТИ генераль директоры Лена Хәмзина катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында торак фондына Идарә компанияләре тарафыннан  хезмәт күрсәтү өлкәсендә проблемаларны өйрәнү буенча Республика эксперт төркеме эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланган киңәшмә үтте Киңәшмәне төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин алып барды.

23
март, 2014 ел
якшәмбе
Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин һәм Казан шәһәренең мэры Илсур Метшин атаклы скульптор Даши Намдаков белән очраштылар.

22
март, 2014 ел
шимбә
21 мартка булган мәгълүматларга караганда, 15400 йортның 482 се капиталь ремонт фондын формалаштыру ысулын сайлаган. Бу хакта бүген Татарстан республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин ТР Хөкүмәт йортында республика киңәшмәсендә белдерде. Киңәшмәне ТР Премьер-министры Илдар Халиков алып барды.

21
март, 2014 ел
җомга
Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында "Казан төзелеш колледжы үсеше концепцияләре турында фикер алышу" дип аталган киңәшмә үтте. Чараны төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.С.Әхмәтшин үткәрде.
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Ю.Л.Аляшев подрядчы оешмалар белән берлектә оештырган киңәшмәдә "Алабуга" махсус икътисади зонасының инфраструктура объектлары төзелеше турында сүз барды.

20
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Утырышны ТР Дәүләт советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды. Сессиядә Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, республика Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Хөкүмәте вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Бүген Түбән Новгород ярминкәсендә ТКХ тармагының 365 еллыгына багышланган Бөтенроссия ТКХ Форумының һәм "ТКХ-2014: Технологияләр. Инвестицияләр. Яңа сыйфат" күргәзмәсенең тантаналы ачышы үтте.
Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында "Татарстан Республикасы төзелеш тармагында хезмәт саклау буенча иң яхшы предприятие һәм төзелеш оешмасы" конкурс нәтиҗәләрен чыгарку буенча комиссия утырышы үтте. Чараны төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.С.Әхмәтшин үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International