Татарстан Республикасының сигез муниципаль районында, ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фондына (ТР ДТФ) чаралар җыю буенча планның 90% гына үтәлгән. Бу турыда бүген, ТР Хөкүмәт Йортында үткән республика киңәшмәсендә, ТР Министрлар Кабинеты аппаратының төзелеш, транспорт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы Идарәсе башлыгы Илдар Сибгатуллин хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында, РФ төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Андрей Чибис катнашында, ТКХ сораулары буенча киңәшмә булды. Әлеге чараны Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин үткәрде.
2013 елның 17 декабреннән 18 декабренә кадәр Казан шәһәрендә, “Күп фатирлы йортларның гомуми милкен капиталь ремонтлауның региональ программалары. Регмональ операторларның эшен оештыру” дигән семинар булачак, әлеге чараны оештыручылар булып, торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштырырга ярдәм итүче Фонд һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте тора.
Бүген Алексеевск бистәсендә Просторная урамы буенча урнашкан 3 катлы 27 фатирлы йортны файдалануга тапшыралар. Бу турыда “Татар-информ” МА корреспондентына, Алексеевск муниципаль районының башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Николай Чурин хәбәр итте.
Әлеге программа кысаларында, 2017 ел ахырына кадәр, өстәмә рәвештә, барлык социаль инфраструктурасы да булган 25 млн. кв. метр торак төзү планлаштырыла. 2017 ел ахырына кадәр, арзан һәм уңайлы торак төзү программасы кысаларында, Россиядә, өстәмә рәвештә 25 млн. кв. метр торак төзү планлаштырыла. Бу турыда бүген, Россия Президенты Владимир Путин, ел саен Федераль Җыенга җибәрә торган юлламасын уку барышында хәбәр итте. Ул ассызыклап үткәнчә, бүгенге көндә, торак сәясәте, демографик үсешнең хәлиткеч факторларының берсе булып тора.
Бүген, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Алабуга” махсус икътисади зонаның Күзәтү Советы утырышын үткәрде. Әлеге чара ТР Хөкүмәт Йортында үтте.
“Татарстан Республикасы өчен иң яхшы 50 инновацион идея” дигән бәйге ТР Инвестицион-венчур фонды тарафыннан үткәрелә. Бу елны җиңүчеләр һәм лауреатлар 8 номинациядә билгеләнде. Шулай ук, бәйге партнерлары – “Ак барс Банк”, Татнефтехиминвест-холдинг”, “Связьинвестнефтехим” үз бүләкләрен әзерләгән иде. Бүген бәйгедә катнашучыларны бүләкләү тантанасы булды, әлеге чарада Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Ф.М. Хәнифов та катнашты.
Декабрь башында КНИТУ-КХТИда яшьләрнең коррупциягә каршы II Республика форумы булды. Әлеге чара, хакимият, иҗтимагый оешмалар һәм студенлык структуралары арасында коррупциягә каршы эш алып баруның бердәм координациясе өчен мәйдан формалаштыру максатыннан, Республика яшьләр форумы-2013 кысаларында үтте.
Бүген Ирек Фәйзуллин, Россия Федерациясе спорт Министрлыгының бухгалтер хисабы һәм контроль-ревизия эшчәнлеге Департаменты Директоры Владимирская Елена Владимировнаны, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының почетлы грамотасы белән бүләкләде.
Соңгы вакытта көнкүреш газының таралуы, шул исәптән газ баллоннары куллану аркасында торак йортларда шартлаулар булу очраклары ешайды. Әлеге хәлләрнең нәтиҗәсе шактый фаҗигале – милекнең югалуы, яшәү урыны юкка чыгу, сәламәтлеккә зыян һәм иң куркынычы – кешеләрнең үлеме. Газ баллоннарын куллану вакытында мөмкин булган фаҗигале хәлләрдән качу өчен куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен тайпылусыз үтәргә кирәк.