Узган ялларда, ТР Бөгелмә муниципаль районының Акбаш авылында, тантаналы рәвештә заманча күп функцияле үзәк ачылды. Авылның иске клубы 1959 елда төзелгән, ә фельдшер-акушерлык пункты балалар бакчасында иде, мондый хәл авыл кешеләренә уңайсызлыклар тудырды. Яңа күп функцияле үзәктә китапханә, клуб һәм ФАП бар. Үзәкнең тантаналы ачылышы хөрмәтенә бәйрәм концерты оештырылган иде.
2013 елның17 ноябрьдә “Казан” халыкара аэропортында “Боинг” самолеты һәлакәткә очрау сәбәпле, Татарстан Республикасында, авиаһәлакәттә һәлак булганнарның туганнарына чаралар җыю өчен, махсус хисап ачылды.
2013 елның 17 ноябрендә Казан халыкара аэропортында, Боинг самолеты авиаһәлакәтендә, фаҗигале рәвештә кешеләр һәлак булу белән бәйле, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы коллективы һәлак булганнарга карата авыр кайгы кичерә һәм һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгының барлык коллективы исеменнән һөнәри бәйрәмегез - проектчы көне бнлән чын күңелдән котлауларны кабул итегез!
Татарстан Республикасы Тукай миуниципаль районының Круглое Поле бистәсендә һәм Новотроицкое авылында, полиция участок пункты һәм участок полициясе өчен торак йортны берләштергән ике административ-торак комплекс файдалануга тапшырылды. Әлеге төзелеш хокук бозуны кисәтү комплекслы программасы кысаларында башкарылды. Генераль подрядчылар –“АвтоСтройИнком” һәм “Евростиль” ҖЧҖ.
Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында 2013-2017 еллар өчен авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү турындагы Республика адреслы программаны тормышка ашыру сораулары буенча киңәшмә булды.
2013 елның 14 ноябрь торышына, Татарстан Республикасында, 2, 061 млн. кв. метр торак файдалануга тапшырылган ( еллык бурычның 85,9%), әлеге сан узган ел белән чагыштырганда 107,5% тәшкил итә. Бу турыда бүген, ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов хәбәр итте.
ТРсында хокук бозу очракларын профилактикалау комплекслы программа кысаларында, агвмдагы елда, 39 муниципаль оешмада, участок полиция хезмәткәрләре өчен, 82 торак йорт төзү планлаштырылган. Авылларда, участок пункты һәм участок полиция хезмәткәре өчен фатир бер түбә астында эшләнгән биналар төзелә. Әлеге төзелеш өч төрле чыганак хисабына эшләнелә. Комплекслы программа кысаларында бүленеп бирелә торган республика бюджеты чараларына 18 муниципаль оешмада 20 торак йорт төзелгән. Әлеге программа буенча, ТР Минзәлә муниципаль районының Кузембетьево авылында административ-торак комплекс төзелде.
ТР Югары Ослан муниципаль районының Татар Бурнашы авылында участок полиция хезмәткәре өчен йорт төзү буенча эшләр тәмамланды. Подрядчы оешма булып, “ЭЛПЭК” ҖЧҖ тора. Эшләрнең инвесторы – Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды.
Кама Тамагы муниципаль районында, Татарстан Республикасының барлык районнарындагы кебек, “Күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау” программасы эшләп килә. Әлеге эш идарә компанияләренә һәм ТСЖка йөкләнгән.