ТР Югары Ослан муниципаль районында спорт мәйданнарын урнаштыру буенча эшләр тәмамланып килә. Ике объектта ( Солнечная һәм Печищинский тракт урамнарында) койма һәм кечкенә формалар урнаштырылган.
2013 елның 22 ноябрендә Казанда, “Корстон-Казань” ДТРКда, “РИТЦ” ААҖ тарафыннан, төзелештә бәя барлыкка китерү һәм сметалы нормалаштыру буенча “Төзелештә бәя барлыкка китерү һәм сметалы нормалаштыруның гамәли аспектлары. Проблемалы сораулар һәм аларны чишү юллары” дигән семинар үткәрелә. Әлеге чарада «Национальное объединение стоимостного инжиниринга» СРО карамагындагы “Елның иң яхшы сметачысы” Республика бәйгесе игълан ителәчәк.
Бүген Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы территориясендә, авыл җирлегендә яшәүчеләргә бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча мәгълүмати-консультация төркеменең күчмә кабул итүе булды. Консультацияне Төзелеш, архитектура һәм торак-коммугаль хуҗалык Министрлыгының юридик бүлек белгече А.Р. Якупова үткәрде.
Бүген “Алабуга” махсус икътисади зонада подрядчы оешмалар белән үткән киңәшмәдә, углерод җепселләре җитештерә торган “АЛАБУГА-ВОЛОКНО” ААҖ заводын төзү сораулары каралды. Әлеге киңәшмәне Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Ю.Л. Аляшев үткәрде.
Түбән Кама районының шәһәр тибындагы Кама Аланы бистәсендә, республика бюджеты чаралары хисабына, универсаль спорт-уен мәйданы ачтылар. Кама Аланы халкы, әлеге бүләкне, Казандагы Универсиада вакытында намуслы хезмәте өчен алды.
Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында, ТР муниципаль оешмаларында халыкка дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күп функцияле үзәкләрен урнаштыру сораулары буенча киңәшмә булды.
Бүген ТР Дәүләт Советында 2013 елның 25 июненнән 52-ЗРТ номерлы “ТРның күп фатирлы йортларындагы гомуми милекне капиталь ремонтлауны оештыру турында”гы һәм аны тормышка ашыру турындагы ТР Законының төп положениеләренә багышланган матбугат конференциясе булды.
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы матбугат хезмәте тарафыннан массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесе игълан ителде.
Татарстан Республикасы Ижтимагый палатасы карамагындагы торак-коммналь хуҗалык өлкәсен иҗтимагый контрольдә тоту буенча эшче төркем, 21 ноябрь көнне, 15:00дән 18:00гә кадәр “Казан шәһәренең торак-коммуналь өлкәсендәге проблемалар” дигән темага “кайнар линия” үткәрәчәк.