Татарстан Республикасында, Дәүләт торак инспекциясе (ДТИ) мәгълүматлары буенча, күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау буенча эшләнгән эшләрнең гомуми суммасы 4,7 млрд. сум, әлеге сан еллык лимитның 99,9% тәшкил итә.
Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин чираттагы аппарат киңәшмәсе үткәрде. Әлеге чарада ведомство карамагындагы оешмаларның җитәкчеләре һәм Төзелеш Министрлыгы хезмәткәрләре катнашты.
Россия Федерациясе Федераль Җыелыш Федерациясе Советы рәисе Валентина Матвиенко сүзләренә караганда, РФ төзелеш һәм ТКХ Министрлыгы барлыкка китерү турындагы карар кабул ителгәч, миллилек эшләре буенчаМинистрлык барлыкка китерү кирәклеге юкка чыкты. Ул Бу турды бүген, интеллектуаль милекчелек сорауларына багышланган Советның күчмә утырышыннан соң, Казанда журналистларга хәбәр итте.
Торак төзелеше үсешенә ярдәм итүче Федераль фонд, Казан шәһәренең көньяк өлешендә, Идел буе территориясендәге 63 Га мәйданлы җир участогы буенча үткәрелгән аукционга нәтиҗәләр ясады. Әлеге аукцион дәүләт ярдәменә мохтаҗ булган аерым категория гражданнар өчен арзан һәм уңайлы торак төзү максатыннан оештырылган иде.
Бүген Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында, министр Ирек фәйзуллин рәислегендә, Казан шәһәрендә транспорт-күчеп утыру төеннәрен төзү соравы буенча киңәшмә булды.
Агымдагы елда мәктәп һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен ремонтлау өчен республика һәм җирле бюджеттан 37 милллион сум тотылган.
Бүген, Россия Президенты Владимир Путин, Иванов өлкәсе экс-губернаторы Михаил Мень белән эшлекле очрашу барышында, Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрыгы төзү турында хәбәр итте.
Кама Тамагы муниципаль районында “Сәламәтлек саклау учреждениеләрен төзү, капиталь һәм агымдагыча ремонтлау” программасы ике ел эшли, әлеге программа кысаларында яңа фельдшер-акушерлык пунктлары төзелә.