ЯҢАЛЫКЛАР


25
октябрь, 2013 ел
җомга
Бүген Татарстанның Кама Тамагы районындагы “Фоника-Гипс” заводында гипстан ярык тараксыман плитәләр җитешетерүче линия эшли башлады. Тантаналы ачылышта ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. Торак йортлардагы бүлмә такталарын җиһазлау өчен кулланыла торган ярык тараксыман плитәләр җитештерә торган яңа линия, 2013 елның июнендә эшли башлаган “Фоника-Гипс” заводы үсешенең чираттагы  баскычы булып тора.

ТРда хокук бозу очракларын профилактикалауның 2011-2014 елларга планлаштырылган Комплекслы программа кысаларында, агымдагы елда Татарстианның 39 районында, полиция участок пункты белән торак йорт берләшкән 82 типик комплекс төзү планлаштырыла.  Әлмәт районында авыл участок полиция хезмәткәрләре өчен Яңа Каширово һәм Рус Акташы авылларында ике йорт төзелә.

“Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Ю.Л. Аляшев, “Алабуга” махсус икүтисади зонада подрядчы оешмалар белән чираттагы киңәшмә үткәрде.

Бүген Казан шәһәренең хезмәт Сараенда Татарстан республика оешмасы ( Россия төзүчеләр Профсоюзы) Башкарма комитеты, “Татарстан Республикасы төзүчеләр Союзы” РООР һәм эшче төркемнең төзелеш тармагында хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы  сораулары буенча, “Предприятие һәм оешмаларны 2013-2014 елларның көзге-кышкы чорында эшләүгә әзерлек  буенча чаралар үтәлешенең барышы, ТРның төзелеш тармагында җитештерү травматизмының торышы һәм аларны кисәтү чаралары” дигән темага уртак утырышы булды.


24
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

2013 елның 24 октябрендә Калининградта “Гражданнарның яшәешенә уңай шартлар тудыру максатыннан торак-коммуналь хуҗалык белән эффектив идарә итү” дип аталган Бөтенроссия киңәшмәсенең эше башланды. Бөтенроссия киңәшмәсенен оештыручылар булып, дәүләт корпорациясе – торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштырырга ярдәм итүче Фонд, Россия Федерациясенең торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалыгы буенча Федераль собраниянең Дәүләт Думасы Комитеты, Калининград өлкәсе Хөкүмәте һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү буенча Эксперт советының Эшче төркеме тора.

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча  Федераль агентлык каршында торак төзелеше үсешен стимуллаштыру сораулары буенча Координацион совет утырышында катнашты.

Бүген “СтройЭкспертиза” журналы, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы ярдәме белән, “Төзелеш сыйфаты – тормыш сыйфаты” дигән темага түгәрәк өстәл үткәрде.


23
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе
18 октябрь көнне Әлмәтнең барлык микрорайоннарында старт алган “Таныштырырга рөхсәт итегез” акциясе, ТКХ өчен булган бурычларны кайтару  өчен эффектив юл булырга тиеш.

Алабугада канализациясез калган бер бурычлы кеше, бурычларын түләгән. Аның җылылык бирүчеләргә 21 мең сум бурычы булган. Аның фатпрында бүгенге кундә субүлгеч системасы эшли башлаган. Бу турыда бүген җылылык челтәре предприятиесендә хәбәр иттеләр.

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында “Роквул СНГ” ( «Rockwool» корпорациясе) компаниясенең генераль директоры вазыйфаларын башкаручы М.А. Потокер ханым белән очрашу булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International