Бу ял көннәрендә, Түбән Камада, бөтен ил буенча үткәрелә торган, төзүче Көнен билгеләп үтәчәкләр. Әлеге бәйрәмгә багышланган тантаналы чаралар, традиция буенча, Түбән Кама төзелеш комплексының барлык предприятиеләрендә булачак. “Камаглавстрой” Идарә компаниясе бүген, беренчеләрдән булып, үзенең эшчеләрен - төзелеш ветераннарын котлады. Әлеге компания, берничә ел элек, 60 нчы елларда Түбән Кама һәм сәнәгать объектларын төзергә килгән кешеләрне – ветераннарны үз канаты астына –опекага алды. Тантаналы очрашу “Лесной” шәһәр арты клубында булды, әлеге бәйрәмгә Түбән Кама төзелеш комплексының 30дан артык ветераны чакырылган иде.
Бүген, 06.08.2013 елны, сәгать 8.00дә, Хлебодаровка ФАПындагы модульле бинаның тантаналы ачылышы булды. 62,5 кв. метр мәйданлы модульле ФАП, “Беренчел медико-санитар ярдәмне камилләштерү” программасы кысаларында төзелде.
Киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, республика районнарында типик проектлы 151 спорт мәйданы төзү каралган. Аның сүзләренә караганда, районнарның бер өлеше эшкә керешкән, һәм 5 августта бөтен районнарда да эш башланырга тиеш. ТР Президенты билгеләп үткәнчә, спорт мәйданнарын төзү турында Россия спорт министры Виталий Мутко белән сөйләшенде, һәм республиканың профильле министрлыкларына, 3-5 елга исәпләнелгән, РФ спорт Министрлыгы белән берлектә эшләнеләчәк программа турындагы сорауны эшкәртергә кирәк.
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында территориаль-аерымланган инновацион үзәк проектлаштыру һәм төзү сораулары буенча киңәшмә булды.
Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Песошин, бүген, Мәскәү һәм Киров районнарындагы торак йортларны капиталь ремонтлауның сыйфатын тикшерде.
Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районында, дәүләт корпорациясе – ТКХны реформалаштырырга ярдәм итүче фонд чаралары катнашында финанслана торган программа кысаларында күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча эшләр тулы көченә бара.
Кайбыч муниципаль районы Кече Меми авылында узган атнаны, “Чиста су” программасы кысаларында, суүткәргеч салу эшенә керештеләр.