Бүген, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында үткәрелгән республика киңәшмәсенә ягулык чорына әзерлек турында сөйләде.
Татарстанда 1,3 млн. кв. метрдан артык торак файдалануга тапшырылган. Әлеге сан еллык бурычның 56,9 процентын тәшкил итә. Әлеге мәгълүматны, бүген, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТРХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
ТР МКның 27.10.12 1932-р номерлы боерыгы нигезендә, 2013 ел программасы буенча, ТР Югары Ослан муниципаль районы Түбән Ослан авылында, 100 урынга исәпләнелгән КФҮ ( клуб+ФАП) төзү планлаштырыла.
Хәзерге вакытта Болгар музей-тоюлыгы территориясендә электр белән тәэмин итүне реконструкцияләү эше, “Татарстанның Мәдәни мирасы” комплекслы проект кысаларында тормышка ашырыла. Әлеге проектның инициаторы булып, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев рәислек иткән “Яңарыш” республика фонды тора.
Яңа уку елы башланырга бер айдан да кимрәк вакыт калып бара. Бу елны ТР Әлмәт муниципаль районында урта гомуми белем бирү мәктәпләре тагын бергә артачак. “Яшьлек” микрорайонында төзелелеп, 1224 урынга исәпләнелгән 25 нче номерлы мәктәп, рәсми рәвештә август ахырында ачылачак. Әлеге вакыйга юбилей көннәрен бәйрәм итүгә багышланган. Хәзерге вакытта мәктәптә уку сыйныфларын, китапханә, музыка һәм психология кабинетларын җиһазлыйлар.
Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында 2013-2014 еллар ягулык чорына әзерлек буенча республика штабы утырышы булды.
2013 елның 5-7 август көннәрендә дәүләт корпорациясе – торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштырырга ярдәм итүче Фонд һәм Самара өлкәсе Хөкүмәте, Самара шәһәрендә, “Күп фатирлы йортларның гомуми милеген капиталь ремонтлау региональ системасын барлыкка китерү һәм оештыру. Региональ операторлар эшчәнлеген барлыкка китерү һәм тәэмин итү” дип аталган Бөтенроссия киңәшмәсен үткәрә, әлеге чара кысадарында күп фатирлы йортларның гомуми милеген капиталь ремонтлауга кагылган, РФ Торак Кодексы положениесен тормышка ашыру белән бәйле актуаль проблемалар турында фикер алышу булачак. Киңәшмә эшендә Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алексей Фролов та катнашты.