15 август торышына булган мәгълүматлар буенча, Татарстан Республикасында, 2013 ел өчен булган күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасының 94%ы үтәлгән, эшләнгән эшләрнең суммасы 4 млрд. 452 млн. сумны тәшкил итә. Әлеге хәбәрне бүген, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Бу атнаны Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.М. Фролов, эшлекле сәфәр белән, ТР Әгерҗе муниципаль районында булды. Ул монда район башлыгы В. Макаров, башкарма комитет җитәкчесе А.Авдеев, “Теплосбыт” ҖЧҖкә нигез салучы Н. Тимофеев һәм аның директоры И. Валиев, “Тепловые сети” ҖЧҖ директоры вазыйфаларын башкаручы Э. Ниязов, “Агрызские тепловые сети” ҖЧҖ директоры Д. Шарисламов белән очрашты һәм шәһәрнең ягулык чорына әзерлек сорауларын өйрәнде.
Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Аляшев Ю.Л., “Алабуга” ППТ МИЗда, подрядчы оешмалар белән киңәшмә үткәрде. Әлеге киңәшмәдә “Алабуга” махсус икътисади зонаның инфраструктура объектларын төзү сораулары тикшерелде.
Бүген төнлә “Яңа Тура” технополисының икенче павильоны эшли башлады. “Файдалануга тапшыру рөхсәте бары тик төн уртасында гына бирелде, ә сәгать дүрттә инде сәүдә башланды”, - диде “Яңа Тура” технополисының административ директоры Дмитрий Сипратов.
Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында “Арзан һәм уңай тирәлек” программасын тормышка ашыру сораулары буенча киңәшмә булды.
2013 елның 9-10 декабрендә, Мәскәү шәһәрендәге “Рэдиссон Славянская” ДКда, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге иң эре чараларның берсе - ТКХ предприятие җитәкчеләренең IX Бөтенроссия форумы булачак. Әлеге чарада Россия торак-коммуналь комплексы предприятиеләренең иң актив җитәкчеләре һәм белгечләре, шулай ук ТКХ региональ һәм муниципаль идарә органнарының вәкилләре җыелачак, аларның саны 300 дән артыр дип көтелә. Бөтен илдәге ТКХ предприятиеләренең иң актив җитәкчеләре, тармакның стратегик мөһим сорауларын бергә чишү һәм эффектив идарә итүнең яңа коралларын кабул итү өчен, ел саен, бер мәйданга җыелалар. Әлеге проект кысаларында, анда катнашучыларның күбесе, үз предприятиеләрен модернизацияләү юнәлешендә зур нәтиҗәләргә ирештеләр һәм аларның инвестицион җәлеп итү көчен үстерә алдылар.
Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында, участок полиция хезмәткәрләре өчен торак төзү һәм 2013-2017 еллар өчен авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү күчерү программасын формалаштыру сораулары буенча киңәшмә булды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм “МЕТТЭМ” компанияләр төркеме президенты Виктор Сапрыкин очрашуында, дивар бүлү панельләре һәм эчке диварлар өчен панельләр җитештер торган производство комплексы оешмасының инвестицион проекты турында фикер алыштылар. Очрашуда, шулай ук, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Ф.М. Хәнифов катнашты.
Бүген Алексанрдовка авылында модульле фельдшер-акушерлык пуунктының тантаналы ачылышы узды.