ЯҢАЛЫКЛАР


21
декабрь, 2012 ел
җомга

Бүген “Алабуга” үзенчәлекле икътисади зонада Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Юрий Аляшев подрядчы оешмалар белән чираттагы киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә, үзенчәлекле икътисади зонаның инженер һәм транспорт инфраструктурасы объектларын гамәлдәге килешү кысаларында төзү сораулары , шулай ук 2013 елда подрядчылар үтәргә тиеш булган бурычлар тикшерелде.


20
декабрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык  Министрлыгында  Төзелеш Министрлыгы эшчеләре өчен “РФ дәүләт хезмәтендә мәнфәгатьләр конфликты һәм аларны  җайга салу тәртибенең  типик очракларын күзәтү” темасы буенча лекция оештырылган иде.


18
декабрь, 2012 ел
сишәмбе

Җитәкчеләр,  район һәм шәһәр масса-күләм мәгълүмат чаралары журналистлары өчен төзелеш, архитектура һәм ТКХ өлкәсендә тормышка ашырыла торган төп проектлар турындагы семинарда катнашырга чакыра.

Чараны оештыручылар булып, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы, “Татмедиа” матбугат һәм масса-күләм коммуникация республика агентлыгы тора.

Семинар иртәгә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында булачак. Адрес: Казан, Дзержинский ур., 10.


17
декабрь, 2012 ел
дүшәмбе

Казанда 25 декабрь көнне “Дәүләт корпорациясе – ТКХ реформалаштыруга ярдә итүче Фондның 2007-2012 еллардагы эшчәнлегенә йомгак  һәм аның 2013-2015 елларга перспективасы турына” дигән темага киңәйтелгән киңәшмә үткәрү планлаштырыла. NA REGNUMга Фондның җәмгыять белән элемтә идарәсе хәбәр иткәнчә, киңәшмә эшендә дәүләт хакимиятефедераль һәм региональ органнарыннан вәкилләр, шулай ук торак-коммуналь хуҗалык өлкәсеннән экспертлар катнашыр дип планлаштырыла.

Дәүләт корпорациясе – ТКХ реформалаштыруга ярдә итүче Фонд генераль директоры Константин Цицин Киңәшмәдә катнашучыларга “ Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итүче Фонд турында” Федераль законын 2007-2012 елларда тормышка ашыруның барышы турында сөйләячәк.

ТКХ реформалаштыруга ярдә итүче Фонд генераль директорының беренче урынбасары Владимир Талалыкин күпфатирлы йорт торак фондында капиталь ремонт һәм авария хәлендәген торактан гражданнарны күчерү программаларын тормышка ашыруның, шулай ук 2013-2015 елларга коммуналь инфраструктураны модернизацияләүнең төп юлларын һәм алымнарын билгеләячәк.

Республиканың Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин “ТКХ реформалаштыруга ярдәм итүче Фонд турында” Федераль законын Татарстанда тормышка ашыруның барышы турында сөйләячәк.


16
декабрь, 2012 ел
якшәмбе

Хөкүмәт йортында, видеоконференция режимында, торак төзү һәм тапшыру, БВС ветераннарын торак белән тәэмин итү, авария хәлендәге торак йорт фондыннан гражданнарны күчерү буенча Республика адреслы программаны тормышка ашыру сораулары буенча киңәшмә тәмамланды. Киңәшмәне ТР Президенты Р.Н. Миңнеханов үткәрде, чарада ТР Премьер-министры И.Ш. Халиков катнашты, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин тып доклад белән чыгыш ясады.


14
декабрь, 2012 ел
җомга

Бүген Россия Федерациясе Хисап палатасы рәисе С.В. Степашинның Казандагы эшлекле сәфәре тәмамланачак. Республика башкаласында үткәрелгән чаралар кысаларында, ул ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э.Фәйзуллинга хезмәттәшлекне ныгыткан һәм дәүләт финанс контролен тормышка ашыруда керткән өлеше өчен РФ Хисап палатасының почет грамотасын тапшырды, шулай ук “Россиянең финанс контролен ныгыткан өчен” медале белән бүләкләде. Бүләкләү турындагы карар Россия                    Федерациясе контроль-хисап органнары ассоциациясе Президиумы тарафыннан кабул ителгән иде.


13
декабрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе

Россия Федерациясенең Хисап палатасы Рәисе Сергей Степашин Казанда 45 мең тамашачы өчен эшләнгән яңа футбол стадионы проектын база сыйфатында – Россиянең башка шәһәрләрендә мондый төрдәге спорт корылмаларын төзү барышында, аеручы 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатын үткәрүгә әзерлек кысаларында -  кулланырга тәкъдим итте.

Казанда төзелеп килүче футбол стадионы ФИФАның барлык таләпләренә дә җавап бирә, дип ассызыклады Сергей Степашин, төзелеш сыйфаты һәм дөнья стандартларына туры килүеннән чыгып, әлеге проектны нигез итеп алырга мөмкин. Бу турыда  хисап палатасы башлыгы, бүген Казанда 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиаданы оештыру, әзерләү һәм үткәрү өчен бүлеп бирелгән бюджет чараларыннан куллануны тикшерү нәтиҗәләре буенча үткәрелгән  Россия Федерациясе Хисап палатасы Коллегиясе һәм Татарстан Республикасы Хисап палатасының Коллегиясенең уртак утырышында әйтте.

Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында булды, әлеге чарада Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин катнашты.

Бүген Казанда Россия Федерациясенең Хисаплау палатасы рәисе Сергей Степашин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә аэропортның яңа терминалын, Универсиада авылының медицина үзәген, Агропромпарк һәм төзелеп килүче футбол стадионын карады.

Бүген Төзелеш, архитектура  һәм ТКХ Министрлыгында Омск өлкәсе делегациясе белән очрашу булды. Очрашуны  ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Р.К. Кәримов үткәрде. Чарада Төзелеш Министрлыгы, ведомствоның ведомство карамагындагы предприятиеләре белгечләре катнашты.

Омск делегациясен  Омск өлкәсендәге “Торак” фондын барлыкка китерү проектының җитәкчесе Р.Р. Мирсаяпов, Омск өлкәсе Төзелеш, транспорт һәм торак-коммуналь комплексының инновацион технологияләр үсеше бүлеге башлыгы А.А. Бойко җитәкләде.

23 декабрь көнне “Пирамида” ККАКда ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгы белән берлектә оештырылган “Стройэкспертиза” журналының “Төзелеш тармагы 2012  профессионалы” премиясе белән бүләкләүнең өченче церемониясе үткәреләчәк. Премиянең төрле номинацияләрендә җиңүгә ирешкән иң яхшы 50 компаниягә төп бүләк – статуэтка һәм диплом тапшырылачак. Кызыксынган кешеләрне әлеге чарада катнашырга чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International