Бүген Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында вак күзәнәкле бетоннан эшләнгән әйберләрне торак төзүдә файдалану сораулары буенча киңәшмә булды. Киңәшмәне ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзулллин үткәрде.
Чарада Министрлык белгечләре һәм проектлы оешма җитәкчеләре катнашты.
Фикер алышу барышында “Волжский завод строительных материалов BIKTON” ҖЧҖ эшләнмәләрен, Татарстан республикасы территориясендә реальләшә торган программаларда файдалану мөмкинлеге турында карар кабул ителде.
Бүген Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында “Татарстан Республикасында күп фатирлы йортлар белән идарә итүче оешмалар бердәмлеге” Региональ комммерция булмаган партнерлыкның үзеннән-үзе көйләнә торган оешманың киңәйтелгән утырышы булды. Утырышны партнерлык Советы Рәисе А.Х. Хәйруллин үткәрде. Утырышта идарә компанияләренең җитәкчеләре катнашты.
Бүген Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында торак төзү, шул исәптән 2012 елгы социаль ипотека программасы буенча торак төзү сораулары буенча киңәшмә булды. Киңәшмәне Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин үткәрде. Киңәшмәдә Башкарма комитетларның, төзелеш комлексының заказ бирүче һәм предприятие җитәкчеләре катнашты.
Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгының пресс-хезмәте 2012 елда социаль ипотека буенча торак төзү сораулары буенча киңәшмәдә журналистларны аккредитацияли.
Әлеге чара 25 июль көнне 15.00да Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында була. Безнең адрес: Дзержинский ур, 312 каб.
Аккредитация өчен гаризаларны 25 июль 13:00 кадәр түбәндәге телефон буенча тапшырырга кирәк: 231-14-51 (4-52).
Бүген Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында Ленин дамбасы – Казансу елгасы аша күпер участогын демонтажлау методикасын һәм технологияләрен билгеләү соравы буенча фәнни-техник совет утырышы булды. Утырышны Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин алып барды. Утырышта министрлык белгечләре, Казан шәһәренең капиталь төзелеш һәм реконструкция Идарәсе, “ПСО-Казань” ҖЧҖ, "Татинвестгражданпроект” ГУП, “КДАТУ” ФГОУ ВПО, “Институт Татдорпроект” ААҖ һәм башка предприятиеләр катнашты.
Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында җитәкчеләр Ханты-Манси автономияле округ делегациясе белән очрашты.
Очрашуны ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары А.М. Фролов алып барды. Әлеге очрашуда министрлык бүлекчәләренең җитәкчеләре катнашты. Делегация ягыннан Ханты-Манси автономияле округның торак сәясәте Департаменты директоры Р.Р. Мирсаяпов, “Ипотечное агентство Югры” ААҖ генераль директоры Е.С. Чепель катнашты.
Татарстанда күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау буенча эшләнгән эшләрнең гомуми суммасы 3,8 млрд. сум, бу еллык лимитның 87%. Әлеге мәгълүматлар бүген, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барган, видеоконференция режимында үткән киңәшмәдә китерелде.
ТРсы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин үз докладында, 39 райондагы 340 йортта капиталь ремонт тулысынча тәмамланган булуын хәбәр итте. Шулардан ГЖИда 15 муниципаль оешмадагы 63 йортттан кабул итү актына кул куелган. Барлыгы, республика буенча, Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан, уртача эшләнгән эшнең 56% өчен актлар кабул ителгән.
Бүген Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында Чистай урамында урнашкан спортның су төрләре Сарае объектын проектлаштыру һәм материаллар сайлау соравы буенча фәнни-техник совет утырышы булды.
Утырышны Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары В.Н. Кудряшев алып барды. Утырышта төзелеш комплексы үсеше идарә башлыгы И.С. Гимаев, дәүләт программаларын тормышка ашыру бүлеге башлыгы Л.К. Сафиуллина, шулай ук тармак предприятие вәкилләре катнашты.
Бүген ТРсы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында “Полимертепло” компания төркеменең презентациясе булды. Чарада ТРсы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Р.К. Кәримов катнашты.