Бүген торак-коммуналь хуҗалык һзм энергетика предприятиеләренең көзге-кышкы чорда эшләүгә әзерлек, шулай ук ТКХны реформалаштыруга ярдәм итүче Фонд чараларын кулланып, Россия субъектлары тарафыннан, региональ программаларны үтәү сораулары буенча бөтенроссия селектор киңәшмәсе булды. Фикер алышудагы тагын бер сорау – 2012 елда коммуналь хезмәтләргә бәяләр. Киңәшмәне РФ Хәкүмәте рәисе урынбасары Д.Н. Козак алып барды. Киңәшмәдә Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин катнашты.
Татарстан Республикасында, 2012 елда капитал ремонт программасына кергән 849 күп фатирлы торак йортның 30 муниципаль оешмадагы 215 йортында эшләр тәмамланган. Шул ук вакытта, Дәүләт торак инспекциясе (ДТИ) тарафыннан, эшләрне кабул итү актларында 28 йорт өчен генә кул куелган.
Мондый мәгълүматлар бүген, ТРсы Хөкүмәт Йортында республиканың барлык муниципаль районнары җыелган, видеоконференцэлемтә режимында булган республика киңәшмәсендә яңгырады.
Киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.
Киңәшмә эшендә видеоконференцэлемтә режимында, Яр Чаллы шәһәрендә булган, Рсы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
ТРсы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин доклад белән чыгыш ясады.
Бүген Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында видеоконференция режимында, Татарстан Республикасының “2011-2012 елларга “Файдалана алырлык мохит” дип аталган озак срокка бирелгән максатчан программасын тормышка ашыру соравы буенча киңәшмә булды. Киңәшмәне Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.М. Фролов алып барды. Әлеге чарада Төзү һәм проект оешмалары, республиканың муниципаль оешмалары катнашты.
Бүген ТРсы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы тарафыннан Универсиада өчен төзелеп килүче объектларга (45 000 тамашачы өчен Футбол стадионы һәм су төрләре спорт Сарае) пресс-тур үткәрде. Журналистларны объектларда Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Ф.М. Хәнифов һәм министр урынбасары А.С. Әхмәтшин озатып йөрде.
Казанга эшлекле сәфәр белән РФ спорт Министрлыгының федераль максатчан программалар һәм инвестицион проектлар дәүләт заказчысы бүлеге башлыгы В.В. Алексеев килде. Аның килүе 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерлек белән бәйле. Сәфәр кысаларында ул башкаланың түбәндәге объектларында булды һәм аларда эшлекле киңәшмә үткәрде: ишү спорт төрләре үзәге, халыкара мәгълүмати үзәк, 45 мең урынлы футбол стадионы.
Бүген 15.00га кадәр ТРсы төзелеш Министрлыгы пресс-хезмәте, төзелеп килүче Универсиада объектларына ( су төрләре спорт сарае һәм футбол стадионы) барыр өчен журналистларны аккредитацияли. Пресс-тур иртәгә, 5 июль көнне була. Аккредитация өчен гаризаны бүген түбәндәге телефон буенча бирергә кирәк: 231-14-51 (4-52)