ЯҢАЛЫКЛАР


4
июль, 2012 ел
чәршәмбе
Бүген “Татинвестгражданпроект” ГУПында  URSSA” испан компаниясенең презентациясе булды.  “URSSA” компаниясе Европада күпер, спорт корылмалары, бик биек йортлар төзү буенча масштаблы проектлары белән данлыклы. Заказларны тормышка ашыру өчен компания комплекслы якын килүне куллана – проектны барлыкка китерүдән алып, аны тормышка ашырганга кадәр. Чарада «URSSA»  компаниясенең генераль директоры Jose Maria Iniguez, «URSSA»  компаниясенең коммерция директоры Pedro Maria Barinaga, ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры  И.Э. Фәйзуллин, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.С. Әхмәтшин,  Министрлыкның архитектура блогы белгечләре, шулай ук проект институтлары һәм эре төзелеш предприятиеләренең вәкилләре катнашты. 

3
июль, 2012 ел
сишәмбе
Эшләнгән эш нәтиҗәләре буенча, июнь аенда, “Рубин Арена” футбол стадионында  2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада объектында эшләүче иң яхшы эшчеләрне бүләкләү булды. ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин монолит бетон җәйгәндә планнан тыш һәм рекордлы эш эшләгәннәргә мактау грамотасы тапшырды.

1
июль, 2012 ел
якшәмбе
Татарстан Республикасының 2013 елга торак төзү программасы һәр объект буенча 2 млн. 321 мең кв. метр күләмендә формалашкан. Шулардан социаль ипотека программасына 20%; күп фатирлы инвестицион  торакка – 41%;  аз катлы торак төзелешенә – 39% туры килә. Әлеге мәгълүматларны бүген ветераннар өчен торак кертү һәм төзү сораулары буенча үткән республика киңәшмәсендә ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмә ТРсы Хөкүмәт Йортында барлык муниципаль районнар катнашында, видеоконференцэлемтә режимында үтте, аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.

29
июнь, 2012 ел
җомга
Бүген төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э.Фәйзуллин региональ үсеш Министрлыгы үткәргән Россия Федерациясе субъектларында территориаль планлаштыру документларын әзерләүне тәмамлау сораулары буенча үткәрелгән видеоконференциядә  катнашты. Татарстан, чара барышында вәкилләре катнашкан, 15 регионның берсе иде.

28
июнь, 2012 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин, Мәскәүдә эшлекле сәфәр вакытында, Дәүләт думасының  торак сәясәте һәм ТКХ буенча комитеты эшлекле төркеменең “Россия Федерациясенең Торак кодексына һәм Россия Федерациясенең закон актларына үзгәрешләр кертү” (күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлауны финанслау системасын барлыкка китерү) федераль законын  икенче укылышта каралу өчен эзерләнү утырышында катнашты. Эшлекле төркем “Бердәм Россия” бөтенроссия  сәяси партия фракциясенең җыелышы карары буенча барлыкка килгән.

И.Э. Фәйзуллин чара барышында доклад белән чыгыш ясады.

26
июнь, 2012 ел
сишәмбе

Бүген ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин эшлекле сәфәр белән Мәскәү шәһәрендә. Ул икътисади сәясәт буенча Федерация Советы Комитеты утырышында катнашты, әлеге утырышта “ ТКХны реформалаштырырга ярдәм итүче Фонд” законына үзгәрешләр кертү федераль закон проектын тикшерделәр. Аның доклады авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү программасын республикада тормышка ашыруга багышланган иде.

Программаларны финанслауның чыганаклары булып, Дәүләт корпорация чаралары  - торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итүче Фонд, Татарстан Республикасы һәм муниципаль оешмаларның бюджет чаралары тора. Программаны тормышка ашырганнан соң өч ел эчендә гомуми мәйданы 62 163, 44 кв. метр булган 1 315 йорттан күчерелгән кешеләр саны 4 784.


25
июнь, 2012 ел
дүшәмбе

Бүген ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында “ТөзелешИнжСистем” ҖЧҖ киң профильле төзелеш оешмасының презентациясе булды. Әлеге чарада ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.С. Әхмәтшин катнашты.

“Председатель ТСЖ” журналы РФ Җәмгыять палатасы ярдәме белән 2012 елда “Минем йортым – Минем кайгыртуым” дип аталган Бөтендөнья әдәби-нәфис бәйге үткәрүен игълан итте. 2012 елгы бәйге җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы 2012 елның 12 декабрендә Җәмгыять палатасының зур залында булачак.


24
июнь, 2012 ел
якшәмбе

Татарстанда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау өстәмә программасы буенча 2012 елда республиканың Әлмәт, Лаеш районнары һәм Казан шәһәрендәге 65 йорт ремонтланачак. Бүген Татарстан Республикасы Президенты алып барган, видеоконференция режимында узган киңәшмәдә, әлеге мәгълүматлар китерелде.  

Республиканың төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта 2012 елда күп фатирлы йортларда капиталь ремонт үткәрү буенча өстәмә Республика адреслы программа, ТКХны реформалаштыруга ярдәм итүче Фондта яклана.  Программада Әлмәт, Лаеш районнары һәм Казан шәһәре катнаша.


20
июнь, 2012 ел
чәршәмбе

Бүген Хакимият Йортында ТРсы Премьер-министры И.Ш. Халиков рәислегендә һәм Татарстан Президенты Р.Н. Миңнеханов катнашында “ 2011/2012 елгы җылылык чорына ягулык-энергетик һәм торак-коммуналь комлекс оешмаларының эшләренә йомгак ясау һәм 2012/2013 елгы җылылык чорына эффектив әзерләнү буеча бурычлар”  дип аталган Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы булды. Төп доклад белән ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин чыгыш ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International