ЯҢАЛЫКЛАР


20
июнь, 2012 ел
чәршәмбе

Бүген Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында шәһәр төзелеше проблемалары буенча фәнни-практик семинар булды. “Дөнья шәһәрләре үзәгендәге шәһәр төзелеше үсешенең иң яхшы тәҗрибәсенә анализ” дип аталган теманы яктырткан әлеге чарада ТРсы Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика Премьер-министры Илдар Халиков, ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры  И.Э. Фәйзуллин, республикадагы  эре шәһәрләрнең җитәкчеләре, кайбер министрлык һәм ведомоство вәкилләре, ТРсы Президенты Аппараты катнашты.


19
июнь, 2012 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.М. Фролов рәислегендә, су белән тәэмин итү һәм субүлгеч белән тәэмин итүче муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитет вәкилләре катнашында республика халкы өчен коммуналь хезмәтләр куллану нормативын билгеләү һәм раслау сораулары буенча оештыру киңәшмәсе булды.

Бүген ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Ф.М. Хәнифов җитәкчелегендә, видеоконференция режимында, республиканың муниципаль оешма җитәкчеләре катнашында киңәшмә булды.


18
июнь, 2012 ел
дүшәмбе

Бүген Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2016 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты буенча ФИФА инспекция комиссиясе әгъзаләре  белән очрашты. ТРсы Хакимият Йортындагы әлеге очрашуда шулай ук Татарстан вице-премьеры Әсхәт Сафаров, Казан мэры Илсур Метшин, ТРсы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Бурганов, республиканың төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, 2013 елгы Универсиада Дирекциясе җитәкчесе Владимир Леонов катнашты.

“ПЭС”ҖЧҖ көче белән төзелеш объектына ЛЭПлар монтажлау тәмамланган, 28 опорны монтажлау эшләре тәмамланган, 1460м СИП электор үткәргеч сузылган. №1һәм №2 КПП төзү, шулай ук вакытлыча су үткәргеч һәм юллар төзү тәмамланган, вакытлыча юл төзү өчен 7834 кв. метр юл плитәсе монтажланган.

“Камгэсэнергострой” ААҖ ( УМС һәм “КамгэсФундаментСтрой” ҖЧҖ)  бүлендек предприятиеләре тарафыннан, түбәндәге объектта  нигез чокыры казу һәм компрессор фундаменты астында свай кадаклау эшләре тәмамланган: “Ярдәмче җиһазлар белән компрессия бүлеге 14/01” һәм 101 технологик корылма фундаменты астында (PR-101).


16
июнь, 2012 ел
шимбә

“Алабуга” АИЗда инженер һәм транспорт инфраструктурасын төзүче генераль подрядчиклар тарафынннан төзелеш-монтаж эшләре дәвам итә.

“Трест Камдострой” ЯАҖ М-7, Ш-5 авто юлларында һәм Ш-9 божра кисешү авто юлында асфальт-бетон түшәмә урнаштыру эшләре тәмамланган, әлеге юллар коридорында төзекләндерү, шулай ук коммуникация күчерү буенча эшләр бара. Төзелеш сезоны башыннан барлыгы 39,9 млн. сум үзләштерелгән.

“Камгэсэнергострой” ААҖ “Алабуга” ППТ АИЗда II чиратлы койма төзү эшен тәмамлаган, КНС-3, КНС-4тә җибәрү-көйләү эшләре башкарыла, су үткәрү челтәрләрен сынау эшләре бара,  коены су һәм хуҗалык-көнкүреш канализациясе белән җайлаштыру тәмамланып килә. Ел башыннан әлеге объектлар өчен барлыгы 39,8 млн. сум үзләштерелгән. Ачык аукцион нәтиҗәләре буенча, “Алабуга” ППТ АИЗ” ААҖ һәм “Камгэсэнергострой” ААҖ тарафыннан, инженер челтәрләре төзү өчен, 3 яңа договорга кул куелды. Хәзерге вакытта подрядчы тарафыннан материаллар сатып алына һәм төзү-монтаж эшләрен эшләүгә эзерлек бара.


15
июнь, 2012 ел
җомга

ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык  Министрлыгында дәүләт корпорациясе – торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итүче Фонд генераль директорының беренче урынбасары В.М. Талалыкин һәм дәүләт корпорациясе – торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итүче Фондның региональ программалар департаменты директоры О.С. Рурин катнашында “түгәрәк” өстәл булды.Эшлекле очрашуда катнашучылар фондның коммуналь хуҗалык һәм ТКХта программмалы продуктлар  сораулары буенча фикер алыштылар. Чараны ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Ф.М. Хәнифов алып барды.

Бүген Хакимият йортында ТРсы Президенты Р.Н. Миңнеханов рәислегендә, Татарстанның Премьер-министры И.Ш. Халиков катнашында, торак төзү һәм тапшыру, БВС ветераннарын торак белән тәэмин итү, авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү Республика адреслы программаны тормышка ашыру сораулары буенча видеоконференция режимында киңәшмә булды. Төп доклад белән ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин чыгыш ясады.


14
июнь, 2012 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казанда эшлекле сәфәр белән дәүләт корпорациясе – торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итүче Фонд генераль директорының беренче урынбасары В.М. Талалыкин һәм дәүләт корпорациясе – торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итүче Фондның региональ программалар департаменты директоры О.С. Рурин килде. ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында алар катнашында “түгәрәк” өстәл булды. Әлеге чарада авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү программасын тормышка ашыру перспективалары турында сөйләштеләр. Чараны ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Ф.М. Хәнифов алып барды.


13
июнь, 2012 ел
чәршәмбе

Бүген ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында “СКАНЭКС” инженер-технологик үзәкнең яңа технологияләрен тәкъдим итү булды. Әлеге чарада ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары В.Н. Кудряшев чыгыш ясады.

“СКАНЭКС” ИТҮ уңайлыкларның тулы комплексын тәкъдим итә: космостан Җирнең сурәтен кабул итүдән алып, аны тематик эшкәртүгә кадәр. Компаниянең эшчәнлек юнәлешләре төрле. Җирне дистанцион зонд белән тикшерү сәбәпле, бина, корылма, теге яки бу территориянең халәте турында оператив мәгълүмат алырга була.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International