ЯҢАЛЫКЛАР


9
июнь, 2012 ел
шимбә

Бүген Хөкүмәт йортында Татарстан Республикасында 2012 елда РФның 21.07.2007дән №185-ФЗлы “ТРХны реформалаштыруга ярдәм итүче Фонд турында”гы законны тормышка ашыру һәм мәктәпләрдә капиталь ремонт үткәрүне тормышка ашыру  сораулары буенча видеоконференция режимында чираттагы республика киңәшмәсе булды. Киңәшмәне республика Премьер-министры И.Ш. Халиков алып барды. Төп доклад белән ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин чыгыш ясады. Ул үз чыгышын күп фатирлы йортларда капиталь ремонт соравыннан башлады.


8
июнь, 2012 ел
җомга
Бүген ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында республика территориясендә ресурслы уку үзәкләрен барлыкка китерү буенча республика киңәшмәсе булып узды. ТРсы төзелеш тармагында квалификацияле эшче кадрлар дефицит булу, әлеге теманы актуаль итә.

Бүген Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы Казан метрополитенының төзелеп килүче станцияләренә журналистлар өчен пресс-тур оештырды. Әлеге сәфәр вакытында ММЧ вәкилләрен Казанның “Җир асты транспорт корылмаларын төзү буенча Дирекция” ГКУ  начальник урынбасары Дмитрий Герасимов һәм “Казметрострой” МУП начальник урынбасары Вениамин Терзиманов озата бардылар.


7
июнь, 2012 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казан төзелеш колледжында “Һөнәре буенча иң яхшы” һөнәри осталык бәйгесенең “Иң яхшы ташчы” номинациясе буенча республика этабы булды.

Әлеге чарада, бәйгенең рәисе буларак, ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.С. Әхмәтшин катнашты. Үзенең чыгышында ул әлеге бәйгенең мөһимлеген ассызыклап, аның   һөнәр дәрәҗәсен арттыруга гына түгел, тармак белгечләренең бердәмләшүенә ярдәм итүен әйтте.


6
июнь, 2012 ел
чәршәмбе

Россия Белем һәм Фән Министрлыгы 29 февральдән  № 15-ФЗлы “Россия Федерациясенең аерым закон актларындагы ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган ятим балаларны торак белән тәэмин итү өлешенә  үзгәрешләр кертү”не Россия Федерациясе субъектларында  тормышка ашыру өчен кирәк булган оештыру-хокук чараларын күрү соравы буенча селектор киңәшмәсе үткәрде. Киңәшмәдә ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.М. Фролов катнашты.


5
июнь, 2012 ел
сишәмбе

Бүген ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында “ЖКС-Качество”  торак-коммуналь өлкәсендә ирекле сертификацияләү системасының Региональ Совет киңәшмәсе булды. Әлеге киңәшмәне ТРсытөзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары  Р.К. Кәримов алып барды.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында “Санитар-экологик ике айлык кысаларында ТРсы шәһәрләре һәм муниципаль районнары территорияләрен чистарту буенча чаралар үткәрү турында” дип аталган брифинг булды. Әлеге чарада ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Р.К. Каримов катнашты.

Республиканың министрлык һәм ведомоство вәкилләре дә катнашкан бу чарада  республикада санитар-экологик ике айлык үткәрүнең нәтиҗәләре турында сөйләштеләр.


4
июнь, 2012 ел
дүшәмбе

Бүген НФМ (Алтынчәч) тоннель үтә торган комплекс белән “Декабристлар” метро станциясеннән алып, “Кәҗә бистәсе” станциясенә кадәр тоннельнең сул як аралыгын казу эшләре тәмамланды.

2011 елның 30 ноябреннән 2012 елның 4 июненә кадәр вакыт аралыгында 1363 п.м. үтелгән. Казу эшләренең максималь тизлеге 2012 елның апрелендә булды, ул  бер айга 318 п.м. тәшкил итә.

Дәүләт корпорациясе–торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштырырга ярдәм итүче Фонд,  Татарстан Республикасыннан, фонд чаралары хисабына күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау, шулай ук авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү өчен финанс ягыннан ярдәм алу өчен ике гариза кабул иттте. Шунысын да искәртик, торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итүче фонд Россия Федерациясенең кайбер субъектларына, шул исәптән Татарстанга да, эшләнгән эшнең эффективлыгына карап, ТКХны реформалаштыру буенча региональ адреслы программмаларны тормышка ашыру кысаларында,   финанс ягыннан  ярдәм күрсәтү лимитын арттырды.


2
июнь, 2012 ел
шимбә
Бүген Хакимият йортында ТРсы Премьер-министры И.Ш. Халиков рәислегендә торак төзү һәм тапшыру, БВСы ветераннарын торак белән тәэмин итү, авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү Республика адреслы программаны тормышка ашыру сораулары буенча чираттагы, видеоконференция режимындагы киңәшмә булды. Төп доклад белән ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры  И.Э. Фәйзуллин чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International