ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы холлында балаларны саклау Көненә багышланган чара үтә.
Иң яхшы рәсем бәйгесендә Министрлык хезмәткәрләренең балалары катнаша.Бүген ТТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында “ Россиядә геоинформатика базары. Хәзерге хәле һәм үсеш перспективасы” дип аталган XIX Бөтенроссия форум кысаларында территорияләрдә шәһәр төзү үсешен методик тәэмин итү сораулары буенча түгәрәк өстәл булды. Оештыручылар булып ТРсы ТАТКХ, “ГИС-Ассоциация” торды.
Чарада ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Ханифов Ф.М., архитектура һәм шәһәрне төзү идарәсе башлыгы Васильев Н.Г. катнашты. Катнашучылар арасында информацион технологияләр өлкәсендә махсуслашкан оешмаларның белгечләре һәм җитәкчеләре дә бар иде.
ТехноНИКОЛЬ Корпорациясенең Казан уку үзәгендә ачык ишекләр көне үткәрелде. Чарада ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.С. Әхмәтшин катнашты. Шулай ук катнашучылар арасында тармак ведомоство җитәкчеләре, сәүдә партнерлары, уку йортлары вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы гражданлык оборонасы Җитәкчесе – Татарстан Республикасы Премьер-министрының 04.05.2012 елдан №6 лы боерыгы нигезендә Яр Чаллы шәһәрендәге “Камгэсэнергострой” ААҖ базасында барлыкка килгән республиканың бергә җыела торган №2 лы эш механизация командасы Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары - Татарстан Республикасы Гражданлык оборонасы инженерлык хезмәтенең җитәкчесе А.С. Әхмәтшин җитәкчелегендә “Территориядәге бергә җыела торган механизация командасының авария һәм һәлакәтләрне ликвидацияләү буенча эшләре” темасы буенча тактик-махсус өйрәнүләр үткәрелде.
Бүген республиканың Министрлар Кабинетында РФның 21.07.2007дән №185-ФЗлы Татарстан Республикасында 2012 елда “ТРХны реформалаштыруга ярдәм итүче Фонд турында”гы законны тормышка ашыру, мәктәпләрдә капиталь ремонт үткәрү һәм 2012 елда Татарстан Республикасының муниципаль оешмаларындагы “беренче медико-санитар ярдәм” сәләмәтлек саклау оешмаларын төзү, агымдагы план буенча һәм капиталь ремонтлау программасын тормышка ашыру сораулары буенча видеоконференция режимында чираттагы республика киңәшмәсе булды. Киңәшмәне Татарстан Президенты Р.Н. Миңнеханов алып барды, утырышта ТРсы Премьер-министры И.Ш. Халиков катнашты, төп доклад белән ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин чыгыш ясады.
Бүген “Алабуга” үзенчәлекле икътисади зонада, углерод җепселләре эшкәртә торган, Россиядә иң эреләрнең берсе саналган “Алабуга –Волокно” заводының нигезенә “беренче таш” салынуның тантаналы кичәсе булды. “Алабуга” ҮИЗ территориясендә углерод җепселләре җитештерү буенча заводның көче елына 1500 тонна. Югары квалификацияле персонал өчен 250 эш урыны булдыру планлаштырыла. Заводны заманча җиһазлар белән җиһазларга планлаштыралар, монда эшләнгән композицион материаллар дөнья базарында конкурентка сәләтле булачак.
Тантанада Татарстан Президенты Р.Н. Миңнеханов, “Росатом” Дәүләт корпорациясенең генераль директоры С.В. Кириенко, Россия Федерациясенең Икътисади үсеш министры урынбасары О.Г. Савельев, “Холдинговая компания “Композит” ЯАҖ генераль директоры Л.Б. Меламед, республиканың министрлык һәм ведомство җитәкчеләре катнашты. ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгыннан тантанада министр И.Э. Фәйзуллин катнашты.
Югары Осланда авыл җирлегендәге ТКХ оешмаларының, “ПО“Таткоммунжилсервис” ҖЧҖнең ТКХ хисап бирергә тиешле оешмаларның 2011-2012 елларда җылылык сезонын тәмамлау нәтиҗәләре буенча республика киңәшмәсе булды. Әлеге чарада ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.С. Әхмәтшин, “ПО“Таткоммунжилсервис” ҖЧҖнең генераль директоры И.И. Нуриахметов, ТРсы Югары Ослан муниципаль районы башлыгы М.Г. Зыятдинов, шулай ук торак-коммуналь хуҗалык муниципаль оешмалардан вәкилләр катнашты.
Бүген ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин Бөтендөнья студентлар уеннары объекты – Универсиада авылында эшлекле киңәшмә үткәрде. Чарада Универсиада авылы мэры Ф.С. Абдулганиев, Казан УКС, шулай ук “Казаньцентрстрой” генподряд оешма вәкилләре катнашты. Киңәшмә барышында авыл территориясендә урнашкан халыкара мәгълүмати үзәкне эксплуатациягә тапшыру соравы, шулай ук 2013 елның җәендә студент уеннарын үткәргәндә туклануны оештыру сораулары тикшерелде.
ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министры И.Э. Фәйзуллин һәм ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Ф.М. Хәнифов Универсиада-2013 объектларын төзү барышына багышланган брифингта катнаштылар.
Брифинг видеоконференция режимында булды, анда республиканың бөтен муниципаль районнары катнашты.
ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министры И.Э. Фәйзуллин Казанда 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиаданы үткәрү өчен 65 спорт объектын файдаланырга планлаштырылу, шуларның 30 – яңа төзелеш объектлары һәм алар Россия Федерациясе бюджеты чаралары белән финанслануы турында хәбәр итте.
Бүген ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында, министрның беренче урынбасары Ф.М. Хәнифов рәислегендә үткән эшлекле киңәшмәдә, Дәүләт корпорациясе - ТКХны реформалаштыруга ярдәм итүче Фондта корпорациясеннән өстәмә 200 миллион сум лимит алу өчен гариза яклага әзерләнергә кушылды.
Дәүләт корпорация идарәсе - торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итүче Фонд, Россиянең кайбер субъектларына, шул исәптән Татарстанга да, ТКХны реформалаштыручы региональ адреслы программаларны тормышка ашыру кысаларында эшләгән эшләренең эффектив булуына карап, финанс ярдәмнең лимитын арттырды.