Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы “Һөнәре буенча иң яхшы” Бөтенроссия һөнәри осталык бәйгесенең 2012 елда Татарстан Республикасындагы “Иң яхшы ташчы” номинациясендә республика этабын үткәрү турында хәбәр итә.
Бүген Хакимият йортында ТРсы Президенты Р.Н. Миңнеханов рәислегендә һәм ТРсы Премьер-министры И.Ш. Халиков катнашында видеоконференция режимында, торак төзү һәм тапшыру, БВС ветераннарын торак белән тәэмин итү, авария хәлендәге торак фондтан гражданнарны күчерү Республика адреслы программаны тормышка ашыру сораулары буенча киңәшмә булды. Төп доклад белән ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин чыгыш ясады.
Бүген Министрлыкта техник инвентаризация хезмәтенә 85 ел тулуга багышланган тантаналы чара булды. “Техник инвентаризация бюросы” РГУПны, мондый зур вакыйга белән, ТРсы министрлыклары һәм ведомствалар котлады. ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин сәламләү мөрәҗәгате белән чыгыш ясады. Ул үз мөрәҗәгатендә техник инвентаризация оешмаларының белгечләрен юбилей белән котлады, әлеге һөнәрнең мөһимлеген һәм актуальлеген ассызыклады.
БүгенТатарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТКХны үзгәртергә ярдәм итүче Фондның генераль директоры Константин Цицин белән очрашты.
Очрашу Казан Кремлендә ТРсыПрезидентының эш кабинетында узды, әлеге очрашуда ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин катнашты.
Бүген ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында җитәкчеләр Приморье крае делегатлары белән очрашты. Очрашуны ТРсы төзелеш, архитектура һәм төзелеш министры урынбасары А.С. Әхмәтшин алып барды.
Бүген ТРсы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында Татарстан Республикасының озак срокка бирелгән максатчан “2011-2015 елларга “Файдалана алырлык мохит” программасын 2012 елда тормышка ашыру сораулары буенча киңәшмә булды. Киңәшмәне ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Хәнифов Ф.М. алып барды.
Бүген Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиада маршрутларына кергән урамнарны карады. Республика башлыгы белән бергә әлеге чарада Казан мэры Илсур Метшин, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТРсы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, шәһәрнең башкарма комитет җитәкчесе Алексей Песошин катнашты.