ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы хезмәткәрләре урман утырту көненә багышланган киң масштаблы “Үзеңнең агачыңны утырт” акцясендә катнаштылар.
Казанда 2013 елгы Универсиада спорт объектларының берничәсендә капиталь ремонт башладылар
Казанда 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада башланырга 400 көннән аз гына күбрәк вакыт калып бара. Яңа Россия тарихында зур масштаблы спорт вакыйгасы алдыннан Татарстан башкаласында спорт инфраструктурасы объектларын әзерләү эшләре бара. Аерым алганда, төзүчеләр кайбер спорт корылмаларын капиталь ремонтлый башладылар.
Спорт объектларын капиталь ремонтлау эшләре Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы җитәкчелеге астында, алдан расланган график буенча эшләнә.Бүген Идарә йортындаТРсы Президенты Р.Н. Миңнеханов рәислегендә һәм ТРсы Премьер-министры И.Ш. Халиков катнашында, видеоконференция режимында Татарстан Рееспубликасында РФның 21.07.2007 дән №185-ФЗлы “Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итүче Фонд” законын һәм уку йортлары объектларында капиталь ремонтны тормышка ашыру сораулары буенча республика киңәшмәсе булды. Төп доклад белән ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хужалык министры И.Э. Фәйзуллин чыгыш ясады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Түбән Кама һәм Алабуга районнарына эшлекле сәфәр белән барды, аны Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министры И.Э. Фәйзуллин озата барды.
ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында министр И.Э. Фәйзуллин министрлыкның элеккеге хезмәткәрләре – БВСда катнашкан Гимадеев А.Г. һәм ил белән бергә фаҗигале елларны үткән сугыш чоры балалары белән очрашты.
Сезне иртәгә, 5 май көнне, Халыкара инвалидар хокукын саклау көне хөрмәтенә оештырылган чарада катнашырга чакырабыз. Идел буе федераль округындагы “Ковчег” инвалидлар җәмәгать оешмасы, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрыгы, Казан Башкарма Комитеты һәм “Казан-2013” Башкарма Дирекция” АНО ярдәме белән инвалид балалар катнашында кичә оештыра. Алар Универсиада спорт объектлары, гомуми белем бирүче мәктәпләр каршында, Бөек Ватан Сугышы геройлары истәлегенә Горький паркы аллеясында агачлар утырттылар.
Акциянең максаты булып, инвалид балаларны Татарстан Республикасының актив җәмәгать тормышында катнаштыру. Чарада 450 кеше катнашачак, шуларның 250се – инвалид балалар, 200е – волонтерлар.Татарстан Республикасында күп балалы гаиләләргә бүлеп бирелгән җир мөйданнары исемлеге белән хәзер интернетта да танышырга мөмкин – яңа сервис Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү порталында uslugi.tatarstan.ru ачылган.
ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгына шәһәр һәм район Башкарма комитетларыннан 25.04.2012 көненә 2011-2012 җылыту чорын тәмамлау турындагы боерыкның копияләре килде.
Бүген Хөкүмәт йортында ТРсы Президенты Р.Н. Миңниханов рәислегендә һәм ТРсы Премьер-министры И.Ш. Халиков катнашында видеоконференция режимында РФның 21.07.2007 елдан № 185- ФЗ лы “Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртергә ярдәм итүче Фонд” Законын 2012 елда Татарстан Республикасында тормышка ашыру һәм мәктәпләрдә капиталь ремонт үткәр сораулары буенча киңәшмә булды. Төп доклад белән ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э Фәйзуллин чыгыш ясады.