ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2023 ел
җомга

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында 2024 елда төзекләндерелергә тиешле Татарстанның җәмәгать урыннарын сайлап алу буенча тавыш бирү активлыгының башлангыч нәтиҗәләрен анализладылар. Төп күрсәткеч - теге яки бу объект өчен тавыш калдырган кешеләр саны.


11
май, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Хәзер медицина учреждениесенә җиһазлар  кертелә, ә янәшәдәге ишегалларын «Безнең ишегалды» республика программасы буенча төзекләндерәләр. Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин һәм Казан мэры Илсур Метшин төзелеш мәйданчыгында һәм янәшәдәге территориядә эш барышын тикшерделәр.

2023 елның 18 февралендә #МЫВМЕСТЕ Халыкара премиясенең өченче сезоны Россиядә 10 ел дәвамында үткәрелә торган «Россия волонтеры» Бөтенроссия конкурсының үзара ярдәм һәм мирас акциясенең дәвамы буларак старт алды.

Бүгенге көндә республика буенча күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча эшләр 33% тәшкил итә, 567 күпфатирлы йортта эшләр алып барыла.


10
май, 2023 ел
чәршәмбе

Агымдагы елда Татарстанда 54 млрд 354 млн сумлык 44 республика программасы гамәлгә ашырыла, аларга 3 495 төзелеш, капиталь ремонт, коммуналь инфраструктураны модернизацияләү һәм төзекләндерү объектлары керә. 7 милли проект һәм 4 дәүләт капиталь төзелеш программасы кысаларында 17 млрд 161 млн сумлык 317 объект гамәлгә ашырылачак.


9
май, 2023 ел
сишәмбе

Бүген Татарстанның Биектау муниципаль районының төп мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган тантаналы чаралар узды. Чарада ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин катнашты.


6
май, 2023 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин социаль-мәдәни өлкә объектларын, гидротехник корылмаларны һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыру турында хәбәр итте.


5
май, 2023 ел
җомга

Арча шәһәрендә Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына Бакый Урманче урамындагы 18 нче йортта 48 фатирлы торак йорт төзелә башлады.


4
май, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТР Төзелеш министрлыгында «Лузалес» ҖЧҖ вәкилләре катнашында ведомствоара киңәшмә узды.

Казанда 3-4 июльдә Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта «РЕБУС: тарихи үзәктә төзелеш икътисады» халыкара форумы булачак.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International