Татарстан Республикасына эш сәфәре кысаларында «Россия Төзелеш Министрлыгының проект дирекциясе» ФАУ вәкилләре килде.
Татарстанда республикакүләм һәм федераль программаларны гамәлгә ашыру турында ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган атналык республика киңәшмәсендә сөйләде.
Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы хезмәткәрләре «Хәтер бакчасы» халыкара акциясендә катнашты.
29 апрель мәгълүматларга караганда, 2024 елда төзекләндерү планлаштырылган җәмәгать территорияләрен сайлап алу буенча онлайн-тавыш бирүдә порталда теге яки бу территория файдасына 193,5 меңнән артык кеше үз тавышларын калдырган. Бу хакта ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.
Республикада торак төзелеше буенча еллык план 45 процентка үтәлгән - 1,4 млн квадрат метр файдалануга тапшырылган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә республиканың Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Эш урыннарында бәхетсезлек очракларын һәм авыруларны кисәтү максатыннан ел саен 28 апрельдә Бөтендөнья хезмәт иминлеген саклау көне билгеләп үтелә.
Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында узган ел эш йомгаклары, киләсе елга фаразлар, шулай ук бетон һәм тимер-бетон әйберләр һәм конструкцияләр җитештерүчеләрнең проблемалы мәсьәләләре буенча фикер уртаклаштылар. Киңәшмәне ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев үткәрде.
Бүген республика Төзелеш министрлыгында кирпеч заводлары җитәкчеләре белән кирпеч җитештерү тармагындагы агымдагы вәзгыять һәм 2023-2024 елларга планнар турында киңәшмә узды. Чараны ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев үткәрде. Фикер алышуда Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина, кирпеч җитештерү буенча республика предприятиеләре вәкилләре катнашты.
«ТР киңлек Планлаштыру институты» ДБУ «Мәскәү генпланы институты» ДАУ белән берлектә Казан агломерациясенең һәм аңа якын территорияләрнең мастер-планын эшләү кысаларында халык арасында «Минем хәрәкәтләрем 2023» транспорт - социологик тикшеренүне башлап җибәрде.
Татарстан Республикасында 2024 елда төзекләндерүгә планлаштырылган иҗтимагый территорияләрне сайлап алу буенча онлайн-тавыш бирүдә 91 424 кеше катнашты. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.