Татарстанда 2025-2026 елларның җылыту чорына әзерлек коммуналь инфраструктураны модернизацияләүнең масштаблы программасы белән тыгыз бәйләнгән.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары буенча агымдагы елда күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлауга өстәмә рәвештә 3 миллиард сум акча бүлеп бирелгән.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында 2025-2026 елларның җылыту чорына әзерлек һәм Татарстан Республикасында коммуналь инфраструктураны модернизацияләү программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча брифинг узды.
Бүген Татарстанның 10 гомуми белем бирү мәктәбе укучылары уку елын капиталь ремонтланган биналарда башладылар.
Бүген Казанда фехтование үзәге ачылды. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия фехтование федерациясе президенты Илгар Мамедов, Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин катнашты.
Республика программасы буенча Татарстанның Лаеш районы Нармонка авылында төзүчеләр авыл мәдәният йортына капиталь ремонт ясаганнар.
ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин быел беренче сыйныфка барачак хезмәткәрләрнең балаларына портфельләр тапшырды.
Конкурска 2024 елның октябреннән агымдагы елның сентябренә кадәр әзерләнгән мәкаләләр, телевизион сюжетлар, мәгълүмати, аналитик һәм яңалык материаллары кабул ителә.
Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында лифт җиһазларын техник таләпләргә туры китерү һәм Татарстан лифтларын күпфатирлы йортларда урнаштырылган имин эксплуатацияләүне тәэмин итү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Чистайда Энгельс урамы буенча 3,537 км озынлыктагы суүткәргеч челтәрләрне реконструкцияләү төгәлләнгән. Объект 191,469 млн сум финанслау белән «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты программасына кергән.