Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак-коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт – сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты.
Татарстан Республикасында күпфатирлы йортлар белән идарә итә торган оешмалар арасында ел саен уздырыла торган конкурска йомгак ясалды. Конкурс ун елдан артык Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы карарлары нигезендә үткәрелә.
2027 елда төзекләндереләчәк объектларны сайлау өчен Бөтенроссия тавыш бирү дәвам итә.
19 майга булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда 355 мең кеше үз сайлауларын ясаган – бу бер атна элек булганнан 47 меңгә күбрәк.
Татарстан Республикасы халкы «Сәламәтлек диктанты» Бөтенроссия махсус проектының икенче этабында катнаша ала, ул санитария грамоталылыгы дәрәҗәсен күтәрүгә һәм сәламәтлеккә җаваплы мөнәсәбәт культурасын формалаштыруга юнәлдерелгән.
Яр Чаллыда Низаметдинов урамындагы канализация челтәрләренә капиталь ремонт ясала. Объект 58,8 млн сум финанслау белән «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты программасына кертелгән.
Бүгенге көндә торакны файдалануга тапшыру планы 58% ка үтәлгән – 1 млн 840 мең кв. метрдан артык мәйдан файдалануга тапшырылган. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы кысаларында «Киләчәкне булдыру: торак-коммуналь хуҗалыкның яңа йөзе» сессиясе узды.
Бүген «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы кысаларында «Ясалма фәһем – төзелеш тармагында яңа нәтиҗәлелек» пленар сессиясе узды.
Бүген «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы кысаларында Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин һәм Россия Төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин күчемсез милек һәм инфраструктура проектлары күргәзмәсендә булды.
2027 елда төзекләндерүгә өстенлекле объектларны сайлау өчен Бөтенроссия тавыш бирү көчәя бара.