10-12 июль көннәрендә «Казан Экспо» үзәгендә «Төзелеш» дигән төзелеш һәм бизәү материаллары, технологияләре һәм җиһазлары халыкара күргәзмәсе узачак.
Экспозиция выставки будет представлена разделами «Строительные технологии и оборудование», «Дорожно-транспортное хозяйство», «Безопасность в строительстве».
Рөстәм Миңнеханов Чистай шәһәренең тарихи үзәгендә берничә объектта булды. Аны Рәиснең ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин, ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин, ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов озатып йөрде.
ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин торак-коммуналь хезмәтләр өчен халыкның түләү дисциплинасы, энергия ресурслары өчен предприятие һәм оешмаларның бурычлары турында сөйләде.
Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасын гамәлгәашыру кысаларында 40 муниципаль берәмлек буенча 624 торак объектта эшләр алып барыла. Төзелеш-монтаж эшләрен башкару 51%, сезонлы эш төрләрен башкару 47% тәшкил итә. Агымдагы 2 атнаэчендә 16 күп фатирлы йортта эшләр тәмамланган. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин ТР Министрлар Кабинетында узган республика киңәшмәсендә сөйләде.
ТР Төзелеш, архитектура һәмторак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә социаль-мәдәни өлкә объектларын капиталь ремонтлау программаларын тормышкаашыру турында сөйләде.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль районнары белән видеоконференц элемтә режимында уздырды.
ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе Казан шәһәре Идел буе районы Карбышев урамы, 12а адресы буенча урнашкан торак комплекска проект документлары таләпләренә туры килү турында нәтиҗә ясады.
2024 елда Казанда «БРИКС илләренең спорт уеннары» халыкара мультиспорт чарасын уздыруга әзерлек кысаларында 12 спорт объектына капиталь ремонт ясалды. Бу хакта бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә сөйләде.
Бүген республика Төзелеш министрлыгында 2024/2025 елгы җылыту чорына әзерлек буенча республика штабының чираттагы утырышы узды. Аны ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Мәҗит Салихов үткәрде.
Штаб эше муниципаль районнар тарафыннан «Торак фонды мониторингы» системасына кертелгән мәгълүматны мониторинглаудан башланды. Татарстан Республикасы буенча барлыгы 1072 котельный әзерләнгән, бу 33% тәшкил итә. Мәгариф объектлары буенча барлыгы 348 объект әзерләнгән, бу – 26 %. Мәдәният учреждениеләренең әзерлеге 21% тәшкил итә.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Беренчел звеносын модернизацияләү» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Казан шәһәренең «Салават Күпере» торак комплексында «12 нче шәһәр клиник хастаханәсе» амбулатор-поликлиника үзәге төзелә.
2024 елның 10 июлендә Казанда «Девелопмент өлкәсендә инновацияләрне һәм цифрлаштыруны үстерүдәге киртәләр һәм мөмкинлекләр» темасына төзелеш материаллары, технологияләре һәм җиһазлары халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсенең эшлекле программасы кысаларында сессия узачак.