Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында Чиләбе өлкәсеннән делегация килде.
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Мәҗит Салихов билгеләп үткәнчә, очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Чиләбе өлкәсе Хөкүмәте арасында икътисади, мәдәни, социаль һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек итү турындагы килешүне гамәлгә ашыру кысаларында оештырылган.
Проект буенча җирлекнең Кече Елга авылындагы 96 квадрат метр мәйданлы Башкарма комитет бинасы бер катлы булачак. Биредә җитәкчелек өчен 2 кабинет, бухгалтерия һәм архив бүлмәләре, вестибюль һәм универсаль санузел каралган.
Татарстанда җәмәгать урыннарын үстерү буенча федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыру дәвам итә. Эшләрнең гомуми үтәлеше 19% тәшкил итә. Бу хакта узган шимбәдә ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Республикада торак төзелеше буенча еллык планның яртысыннан артыгы үтәлгән – 56%. Абсолют саннарда бу 1 млн 814 мең квадрат метр. Бу хакта узган шимбәдә ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
2026 елда төзекләндерү өчен җәмәгать урыннарын һәм ишегалды территорияләрен сайлау буенча бөтенроссия онлайн-тавыш бирүнең алтынчы атнасы тәмамлана.
21 апрельдә башланганнан бирле тавыш бирүдә 329 052 татарстанлы катнашты. Планның 82,25 проценты. Әлки, Арча, Әтнә, Югары Ослан, Биектау, Теләче һәм Тәтеш районнарында яшәүчеләр иң актив дип табылды. Тавыш бирүчеләр саны Казанда, Актаныш, Тукай һәм Бөгелмә районнарында азрак.
Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында Татарстан Республикасы икътисадына федераль бюджет акчаларын җәлеп итү мәсьәләсе буенча эш төркеме утырышы узды.
РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Иванов катнашындагы утырышны ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы урынбасары Илнур Нурмөхәммәтов уздырды.
Республика программасы буенча 2025 елда Арча районының Кәче авылында авыл мәдәният йортына капиталь ремонт ясау планлаштырылган.
Мәдәният йортының бер катлы бинасының гомуми мәйданы 797 квадрат метр тәшкил итә. Хәзерге вакытта төзүчеләр түбәне, фасадны һәм аз агымлы челтәрләрне ремонтлап бетерәләр. Шулай ук биредә электромонтаж эшләре һәм биналарның эчке бизәлеше алып барыла. Башкаруның гомуми күләме 50 процентка җитте.
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин Луганск Халык Республикасының Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә булды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Фәнил Әһлиуллин һәм Рубежный шәһәренең шәһәр округы башлыгы вәкаләтләрен вакытлыча башкаручы Евгений Шаталин белән бергә Дамир Шәйдуллин Татарстан торгыза торган социаль объектларга капиталь ремонт ясауны контрольдә тотты.
«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча Чистайда Ленин урамын Лев Толстой урамыннан Нариманов урамына кадәр комплекслы үстерү башланды. Яңартыла торган иҗтимагый территориянең гомуми мәйданы 2,6 гектар тәшкил итә.
Проект буенча биредә фонтанлы скверны реконструкцияләү, яшүсмерләр очрашу зонасын булдыру, велопаркинглар, күргәзмә өчен конструкцияләр, бронзадан шәһәр макеты әзерләү һәм урнаштыру белән күргәзмә пространствосы булдыру каралган.
Күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы быел республиканың 42 муниципалитетын үз эченә ала. Программа паспортына 911 йорт кертелгән, аларның 16сының милекчеләр тарафыннан капремонт фондын формалаштыру өчен махсус счетлары бар. Бу хакта узган шимбәдә ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.