Бүген Татарстан Төзелеш министрлыгында 2024-2025 еллар җылыту чорына әзерлек буенча республика штабының быел беренче утырышы узды. Чараны Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов үткәрде.
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында торак базарындагы актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Мәҗит Салихов Чаллы шәһәренә эш визиты белән килде. Ул коммуналь инфраструктура объектларын реконструкцияләү барышы белән танышты.
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә социаль-мәдәни өлкә объектларын, җәмәгать урыннарын төзү һәм республиканың инженерлык инфраструктурасын милли проектлар, дәүләт һәм республика программалары кысаларында модернизацияләү программалары буенча эшләрнең агымдагы торышы турында сөйләде.
Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Мәҗит Салихов Кама Тамагы муниципаль районында «Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү» федераль программасын тормышка ашыру барышы белән танышты.
Күп фатирлы йортларны кыска вакытлы капиталь ремонтлау планы кысаларында (2023-2025 елларга) 2024 елда Татарстанда гомуми мәйданы 4,8 млн кв.метр булган 766 бинаны ремонтлау планлаштырыла. Финанслау күләме якынча 8,5 млрд сум тәшкил итә, дип сөйләде «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов.
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы 06.06.2024 елдан 06.07.2024 елга кадәр Татарстан Республикасы калдыклары белән эш итү өлкәсендә территориаль схема проектын җәмәгатьчелек фикер алышуын уздыру турында хәбәр итә.
Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырышында торак төзелеше дәүләт программаларын гамәлгә ашыру һәм ведомство эшчәнлегенең монополиягә каршы туры килүе турында фикер алыштылар. Чара Республика Төзелеш министрлыгында узды, аны Иҗтимагый совет рәисе Ринат Абдуллин үткәрде.
Әгерҗе муниципаль районында коммуналь инфраструктура объектларын реконструкцияләү мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмәне ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Мәҗит Салихов үткәрде.