Агымдагы елда старт алган «Кадрлар» илкүләм проектының «Хезмәт базары белән идарә итү» яңа федераль программасы буенча 49 мәшгульлек үзәген ремонтлау каралган. Эшләр республиканың бер генә муниципаль берәмлеген дә читләтеп үтмәячәк.
Халыкара хезмәт оешмасы инициативасы белән 2003 елдан Бөтендөнья хезмәтне саклау көне билгеләп үтелә.
Бөтендөнья хезмәтне саклау көне эш урынында аварияләрне һәм имгәнүләрне булдырмау буенча мөһим корал булып тора.
Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы хезмәткәрләре «Хәтер бакчасы» Халыкара акциясендә иң актив катнаштылар.
Министрлык өчен Лаеш районының Матюшино кишәрлек урманчылыгында Вороновка авылы янында 0,6 гектар мәйданда кишәрлек бүлеп бирелде. Нәтиҗәдә безнең хезмәттәшләребез гади чыршының 800дән артык үсентесен утырттылар.
Бүген җиденче мәртәбә «Җиңү диктанты» халыкара акциясе узды. Татарстанда ул 361 мәйданчыкта узды. Шуларның берсе – «Казан Кирмәне» Музей-тыюлыгы булды, анда ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илнур Нурмөхәммәтов катнашты.
Россиянең иң яхшы парклары исәбенә шулай ук Казанның 2025 елда «Яшәү өчен инфраструктура» яңа илкүләм проектына кергән «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы буенча төзекләндерелгән Серов урамындагы бульвар, Яр Чаллыдагы «Прибрежный» паркы һәм «Зәңгәр күлләр» махсус саклана торган табигый территориясе керде һәм премия лауреатлары булды.
«Татарстан Республикасы Төзүчеләр берлеге» 2024 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча гомуми җыелышында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев катнашты.
Җыелыш Татарстанның 816 компаниясе вәкилләре катнашында 16 нчы мәртәбә уздырылды.
Татарстанның Яшел Үзән муниципаль районында «Шәфкать йорты» төзелеше буенча эшләр 53 процентка башкарылган. Бу хакта Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Подваллы ике катлы интернат-йортның гомуми мәйданы 8 620 квадрат метр булган бинасы 120 урынга исәпләнгән.
2025 елда күпфатирлы йортлар милекчеләренең гомуми җыелышларын уздыру кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде. Кабул ителгән 463 нче федераль закон нигезендә, 1 марттан башлап җыелышларны читтән торып, системаны кулланып, бары тик торак-коммуналь хуҗалык системаларында яки төбәк мәгълүмат системаларында гына үткәрергә мөмкин.
Бүген Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында 2026 елда төзекләндерү өчен җәмәгать урыннарын сайлап алу буенча онлайн-тавыш бирүне оештыруга һәм уздыруга багышланган брифинг узды. Анда ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Владимир Кудряшев катнашты.
Татарстанда инженерлык челтәрләрен яңарту эшләре дәвам итә. Бу хакта узган шимбәдә Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
2025 елда республикада коммуналь инфраструктураны модернизацияләүнең яңа программасы башланды, аны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов башлап җибәрде.