Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин торак төзелеше, гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү, социаль-мәдәни өлкә объектларын, җәмәгать урыннарын төзү, шулай ук илкүләм проектлар, дәүләт һәм республика программалары кысаларында инженерлык инфраструктурасын модернизацияләү программалары буенча эшләрнең планнары һәм торышы турында сөйләде.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Бүген иртән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Главгосэкспертиза башлыгы Игорь Манылов белән очрашты.
Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Патрушев каты коммуналь калдыкларны энергетик утильләштерү заводы төзелеше мәйданчыгында булып кайттылар. Карау барышында «АГК-2» ҖЧҖ генераль директоры Василий Белосевич аңлатмалар биреп барды.
Яшел Үзән районында елына 550 мең тонна куәтендәге завод төзелә. Проектны эшләтеп җибәргәндә калдыкларны энергетик утильләштерүнең иң нәтиҗәле һәм киң таралган технологиясе – колосник рәшәткәсендә яндыру билгеләнде.
Республикада капиталь төзелеш объектларының тормыш циклы белән комплекслы идарә итү максатларында төзелеш тармагының цифрлы вертикале актив формалаштырыла. Бу 2030 елга кадәр тармакны үстерү стратегиясенә салынган өстенлекле бурыч булып тора. Татарстанда бу юнәлешнең үсеше турындагы доклад белән Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт экспертизасы директоры Рәфәр Шакиров чыгыш ясады.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы коллегиясе утырышында катнашты. Коллегиянең төп темасы - Татарстан Республикасы Төзелеш Министрлыгының 2024 елдагы эшенә йомгак ясау һәм агымдагы елга бурычлар турында. Чара Казанда Галиәсгар Камал исемендәге театрның яңа бинасында узды.
Коллегия башланганчы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында булдылар.
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән Россия Төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында булдылар. Очрашу ТР Төзелеш министрлыгының йомгаклау коллегиясе алдыннан булды. Анда ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин да катнашты.
Рөстәм Миңнеханов белән Ирек Фәйзуллин «Геодезия», «Цифрлы юллар», «Юллар» һәм «Ныклык» фәнни-мәгариф үзәкләре эшчәнлеге белән таныштылар. Алар барысы да ремонтланган биналарда урнаштырылган.
Бүген Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының йомгаклау коллегиясе булды. Чарада 2024 елга йомгак ясалды һәм 2025 елга бурычлар куелды. Утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин һәм башкалар катнашты.
Шәһәр төзелеше эшчәнлеге өлкәсендәге эш нәтиҗәләре турында бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ведомствоның коллегия утырышында хәбәр итте.
2024 ел нәтиҗәләре буенча министрлыкка тапшырылган шәһәр төзелеше вәкаләтләре кысаларында 24 846 мөрәҗәгать кергән, бу 2023 ел белән чагыштырганда 40% ка күбрәк.
Тулай төбәк продуктында төзелеш комплексы өлеше 8% чамасы тәшкил итте, дип хәбәр итте бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин ведомство коллегиясе утырышында.
Бүген Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы узды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин һәм башка рәсми затлар катнашты.
Бүген Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында (Казан шәһәре) Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы узачак.
Ведомствоның 2024 елдагы эше һәм 2025 елга планнары турында төп доклад белән Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин чыгыш ясаячак.
Коллегия 16.00 башлана. Трансляцияне сылтама буенча карарга мөмкин