ЯҢАЛЫКЛАР


22
декабрь, 2023 ел
җомга

«ТР Киңлек планлаштыру институты» ДБУда Казан агломерациясенең киңлек һәм социаль-икътисади үсеш Мастер-планы презентациясе узды. Чарада Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары – Владимир Кудряшев катнашты.

Бүген Татарстан Республикасының Нурлат шәһәрендә су алу буыны белән чиста су белән тәэмин итү системасы эшләтеп җибәрелде. Тантанада ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин катнашты.


21
декабрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында Татарстан Республикасы торак-коммуналь комплексының 2023 елдагы эш нәтиҗәләре каралды. Чара Республика Төзелеш министрлыгында узды, аны Иҗтимагый совет рәисе Ринат Абдуллин үткәрде.


20
декабрь, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында  ел саен үткәрелә торган «Иң төзек торак пункт» 2022 елгы конкурсына йомгак ясалды.

Бүген республика Төзелеш министрлыгында «Яшь белгеч–киләчәк төзүчесе» төбәк форумында катнашучыларны хөрмәтләделәр. Катнашучыларга бүләкләрне ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев тапшырды.


18
декабрь, 2023 ел
дүшәмбе

Бүгенге көндә Татарстан Республикасында 2024 елга күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы нигезендә 463 МКД буенча подряд оешмалары билгеләнгән.

Бу хакта, шулай ук социаль объектларны капиталь ремонтлауның республика һәм федераль программаларын гамәлгә ашыру турында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган атналык киңәшмәдә хәбәр итте.


14
декабрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгында һөнәри осталык буенча «Профессионал» чемпионатының финал этабы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Чемпионат 2023 елның 24-28 ноябрендә Санкт-Петербург шәһәрендә узды.

Җиңүчеләргә бүләкләрне Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев тапшырды.


13
декабрь, 2023 ел
чәршәмбе

Татарстан Төзелеш министрлыгында төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге темаларны иң яхшы яктыртуга ел саен үткәрелә торган массакүләм мәгълүмат чаралары конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Җиңүчеләргә бүләкләрне ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин тапшырды.

 


12
декабрь, 2023 ел
сишәмбе

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы коллективы һәм җитәкчелеге «Татарстан Республикасы төзүчеләр берлеге» төбәк тармак эш бирүчеләр берләшмәсе президенты Рим Шәфыйк улы Халитовның вафаты уңаеннан туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International