ЯҢАЛЫКЛАР


18
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе

Бүген “АК БАРС Девелопмент” компанияләр төркеменә керүче “Казанский ДСК” ҖЧҖ завод территориясендә, фин компаниясе «Steel-Kamet Oy» белән бетон изгеч җиһазлар алып кайту һәм урнаштыру турындагы килешүгә кул кую тантанасы булды.

Казанга РФ ТКХны реформалаштыырга ярдәм итүче Фонд генераль директоры К.Г. Цицин, РФ төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Л.О. Ставицкий, Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасының VI чакырылыш депутаты ( Татарстан Республикасыннан) А.Г. Сидякин, шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәте карамагындагы ТКХны үстерү буенча Эксперт советының эшче төркеме җитәкчесе А.В. Чибис килде. Аэропортта аларны Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин каршы алды.


17
декабрь, 2013 ел
сишәмбе

Бүген “Казан” ДСОКта, дәүләт копорациясе – торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштырырга ярдәм итүче Фонд һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан оештырылган, “Күп фатирлы йортларның гомуми милкен капиталь ремонтлауның региональ программалары. Региональ операторларның эшен оештыру” дигән семинар үз эшен башлап җибәрде.

Узган атнада Кощаково авылында участок-полиция хезмәткәре өчен административ-торак комплекс ачу тантанасы булды. Әлеге комплексны ачуда район башлыгы Эдуард Дияров, ЭЧМның ТР буенча полиция башлыгы урынбасары, полиция полковнигы Марат Айдаров, район башкарма комитеты җитәкчесе Азат Вәлиуллин, йортны төзегән төзелеш оешмаларының вәкилләре катнашты.


16
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасының сигез муниципаль районында, ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фондына (ТР ДТФ) чаралар җыю буенча планның 90% гына үтәлгән. Бу турыда бүген, ТР Хөкүмәт Йортында үткән республика киңәшмәсендә, ТР Министрлар Кабинеты аппаратының төзелеш, транспорт, торак-коммуналь  һәм юл хуҗалыгы Идарәсе башлыгы Илдар Сибгатуллин хәбәр итте.


13
декабрь, 2013 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында, РФ төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Андрей Чибис катнашында, ТКХ сораулары буенча киңәшмә булды. Әлеге чараны Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин үткәрде.

2013 елның 17 декабреннән 18 декабренә кадәр Казан шәһәрендә, “Күп фатирлы йортларның гомуми милкен капиталь ремонтлауның региональ программалары. Регмональ операторларның эшен оештыру” дигән семинар булачак, әлеге чараны оештыручылар булып, торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштырырга ярдәм итүче Фонд һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте тора.


12
декабрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Алексеевск бистәсендә Просторная урамы буенча урнашкан 3 катлы 27 фатирлы йортны файдалануга тапшыралар. Бу турыда “Татар-информ” МА корреспондентына, Алексеевск муниципаль районының башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Николай Чурин хәбәр итте.

Әлеге программа кысаларында, 2017 ел ахырына кадәр, өстәмә рәвештә, барлык социаль инфраструктурасы да булган 25 млн. кв. метр торак төзү планлаштырыла. 2017 ел ахырына кадәр, арзан һәм уңайлы торак төзү программасы кысаларында, Россиядә, өстәмә рәвештә 25 млн. кв. метр торак төзү планлаштырыла. Бу турыда бүген, Россия Президенты Владимир Путин, ел саен Федераль Җыенга җибәрә торган юлламасын уку барышында хәбәр итте. Ул ассызыклап үткәнчә, бүгенге көндә, торак сәясәте, демографик үсешнең хәлиткеч факторларының берсе булып тора.


11
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе

Бүген, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов,  “Алабуга” махсус икътисади зонаның Күзәтү Советы утырышын үткәрде. Әлеге чара ТР Хөкүмәт Йортында үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International