ЯҢАЛЫКЛАР


11
ноябрь, 2013 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасын һәм Бурятия Республикасын 4 мең километр  һәм биш сәгать аерма аерып торуга карамастан, региоонарның үзара хезмәттәшлек итү өчен киртәләр юк. Бу турыда бүген, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Бурятия Республикасы делегациясе әгъзалары һәм Бурятия Республикасы Башлыгы – Бурятия Республикасы Хөкүмәте Рәисе Вячеслав Наговицын белән очрашуда хәбәр итте.

Бүген аппарат киңәшмәсе вакытында, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, “Таткоммунпромкомплект” ГУП генераль директоры Ленар Сәйдел улы Валеевка Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтен тапшырды.

Бүген, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзулин, аппарат киңәшмәсендә, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгының торак-коммуналь хуҗалык идарәсе башлыгы вазыйфасына Илдус Насыйровны билгеләү турында хәбәр итте.

2013 елның 10 ае эчендә, Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында урнашкан ((https://uslugi.tatar.ru/open-gov) “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасында гражданнар тарафыннан 9,6 мең белдерү кәгазе теркәлгән. Бу турыда бүген, ТР Хөкүмәт Йортында үткәрелгән республика киңәшмәсендә, кеше хокуклары буенча Татарстан Республикасындагы Вәкил Сәрия Сабурская хәбәр итте.

Татарстан Республикасында, Дәүләт торак инспекциясе (ДТИ) мәгълүматлары буенча, күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау буенча эшләнгән эшләрнең гомуми суммасы 4,7 млрд. сум, әлеге сан еллык лимитның 99,9% тәшкил итә.

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин чираттагы аппарат киңәшмәсе үткәрде. Әлеге чарада ведомство карамагындагы оешмаларның җитәкчеләре һәм Төзелеш Министрлыгы хезмәткәрләре катнашты.


8
ноябрь, 2013 ел
җомга
7 ноябрь көнне “Зай” БЯСМ базасында универсаль спорт мәйданы ачылышының тантанасы булды. 
Бүген район Башлыгы В.С. Чершинцев Жуково авылындагы күп функцияле үзәк һәм Б.Тархан авылындагы участок полиция хезмәткәрләре өчен хезмәт торагы төзелешенең барышы белән танышты. 

7
ноябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Федераль Җыелыш Федерациясе Советы рәисе Валентина Матвиенко сүзләренә караганда, РФ төзелеш һәм ТКХ Министрлыгы барлыкка китерү турындагы карар кабул ителгәч, миллилек эшләре буенчаМинистрлык барлыкка китерү кирәклеге юкка чыкты. Ул Бу турды бүген, интеллектуаль милекчелек  сорауларына багышланган Советның күчмә утырышыннан соң, Казанда журналистларга хәбәр итте.

Торак төзелеше үсешенә ярдәм итүче Федераль фонд, Казан шәһәренең көньяк өлешендә, Идел буе территориясендәге 63 Га мәйданлы җир участогы буенча үткәрелгән аукционга нәтиҗәләр ясады. Әлеге аукцион дәүләт ярдәменә мохтаҗ  булган аерым категория гражданнар өчен арзан һәм уңайлы торак төзү максатыннан оештырылган иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International