ЯҢАЛЫКЛАР


15
ноябрь, 2013 ел
җомга

2013 елның 14 ноябрь торышына, Татарстан Республикасында, 2, 061 млн. кв. метр торак файдалануга тапшырылган ( еллык бурычның 85,9%), әлеге сан узган ел белән чагыштырганда 107,5%  тәшкил итә. Бу турыда бүген, ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов хәбәр итте.


14
ноябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

ТРсында хокук бозу очракларын профилактикалау комплекслы программа кысаларында, агвмдагы елда, 39 муниципаль оешмада,  участок полиция хезмәткәрләре өчен, 82 торак йорт төзү планлаштырылган. Авылларда, участок пункты һәм участок полиция хезмәткәре өчен фатир бер түбә астында эшләнгән биналар төзелә. Әлеге төзелеш өч төрле чыганак хисабына эшләнелә. Комплекслы программа кысаларында бүленеп бирелә торган республика бюджеты чараларына 18 муниципаль оешмада 20 торак йорт төзелгән. Әлеге программа буенча, ТР Минзәлә муниципаль районының Кузембетьево авылында административ-торак комплекс төзелде.

ТР Югары Ослан муниципаль районының Татар Бурнашы авылында участок полиция хезмәткәре өчен йорт төзү буенча эшләр тәмамланды. Подрядчы оешма булып, “ЭЛПЭК” ҖЧҖ тора. Эшләрнең инвесторы – Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды.

Кама Тамагы муниципаль районында, Татарстан Республикасының барлык районнарындагы кебек, “Күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау” программасы эшләп килә. Әлеге эш идарә компанияләренә һәм ТСЖка йөкләнгән.


13
ноябрь, 2013 ел
чәршәмбе

Бүген “Алабуга” махсус икътисади зонада, нефт-газ, телекоммуникация, электротехник һәм электрон сәнәгать өчен инновацион карарлар эшкәртүдә алдынгы позицияләрдә торучы ЗМ халыкара җитештерү корпорациясе тарафыннан, нефть-газ сәнәгате (сыек эпоксид катлам, сыек полиуретан), пыяла микросфер, абразив тасмалар һәм дисклар, шулай ук сәнәгать клейка материаллары һәм тасмалар өчен антикоррозия саклану продуктары җитештерә торган завод нигезенә “беренче таш” салынды.

2013 елның 17 декабреннән 18 декабренә кадәр Казан шәһәрендә “Күп фатирлы йортларның гомуми милкен капиталь ремонтлауның региональ программалары. Региональ операторларның эшләрен оештыру” дигән семинар булачак.

ТР Лаеш муниципаль районы Пелево авылында күп функцияле үзәкнең ачылыш тантанасы булды. Авыл мәдәният сарае, фельдшер-акушерлык пункты бер түбә астына җыелган. Авыл халкы бу көнне бәйрәм кебек каршы алды.

Кама Тамагы муниципаль районында төзелеш һәм торак алу өлкәсендәге  социаль юнәлешле программаларның берничәсе актив рәвештә тормышка аша. 2013 елның 10 ае эчендә 9,825 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган, әлеге сан планлаштырган күрсәткечнең 103,4% тәшкил итә.

Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык, Ярославль шәһәрендә 2013 елның 22 ноябреннән 24 ноябренә кадәр, “ЖКХ-2024” I Бөтенроссия ассамблеясен үткәрүе турында Сезгә хәбәр итәбез.

12
ноябрь, 2013 ел
сишәмбе

Бу елны Татарстанның 39 районында полиция участок пункты белән торак йорт берләшкән 82 комплекс төзү планлаштырыла. ТРда хокук бозуларны профилактикалау буенча 2011-2014 елларга планлаштырылган Комплекслы программа кысаларында, Әлмәт районындагы Яңа Каширово һәм Рус Акташы авылларында авыл участок полиция хезмәткәрләре өчен ике хезмәт йорты төзелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International