ЯҢАЛЫКЛАР


24
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Бүген “СтройЭкспертиза” журналы, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы ярдәме белән, “Төзелеш сыйфаты – тормыш сыйфаты” дигән темага түгәрәк өстәл үткәрде.


23
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе
18 октябрь көнне Әлмәтнең барлык микрорайоннарында старт алган “Таныштырырга рөхсәт итегез” акциясе, ТКХ өчен булган бурычларны кайтару  өчен эффектив юл булырга тиеш.

Алабугада канализациясез калган бер бурычлы кеше, бурычларын түләгән. Аның җылылык бирүчеләргә 21 мең сум бурычы булган. Аның фатпрында бүгенге кундә субүлгеч системасы эшли башлаган. Бу турыда бүген җылылык челтәре предприятиесендә хәбәр иттеләр.

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында “Роквул СНГ” ( «Rockwool» корпорациясе) компаниясенең генераль директоры вазыйфаларын башкаручы М.А. Потокер ханым белән очрашу булды.


22
октябрь, 2013 ел
сишәмбе

Объектның тантаналы ачылышы авыл халкы өчен генә түгел, бөтен район өчен дә зур бәйрәм булды. Тантаналы ачылышта катнашучы  Норлат районы башкарма комитеты җитәкчесе Равил Кузюров, Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алмаз Әхмәтшин, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча министр урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, ТР Дәүләт советы депутаты, “Нурлатнефть” НГДУ башлыгы Илгиз Салихов, республиканың баш санитар табибы Марина Патяшина клубның озак еллар буе авыл халкына хезмәт күрсәтүен теләделәр һәм бүләкләр тапшырдылар. Һәм менә иң дулкынландыргыч мизгелләр – символик тасманы кистеләр, яңа объект беренче кунакларны кабул итте.


21
октябрь, 2013 ел
дүшәмбе

Декабрь аенда Казанда ел саен үткәрелә торган “ТКХның иң яхшы подрядчы оешмасы” бәйгесенә йомгак ясалачак. Әлеге бәйгедә катнашучы компанияләр, үз эшләре турындагы хисапны 23 октябрьгә кадәр тәкъдим итәргә тиешләр. Бу турыда бүген, торак-коммуналь хуҗалык Комитеты рәисе урынбасары  Альмир Корбанов, эшлекле дүшәмбедә хәбәр итте.

Татарстан Республикасында, 18 октябрь торышына, 2,398 млн. кв. күләмендәге планның 1 млн. 768,5 мең кв. метры файдалануга тапшырылган, әлеге күрсәткеч 2013 еллык бурычның 73,7% тәшкил итә. Бу турыда бүген ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының төзелеш, транспорт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы Идарәсе башлыгы Илдар Сибгатуллин, Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы хезмәткәрләре өстәл теннисы ярышларында катнашты.

18
октябрь, 2013 ел
җомга

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Миниситрлыгы пресс-хезмәте тарафыннан массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесе игълан ителде. Бәйге турындагы положение “прсс-хезмәт” бүлегендәге “журналистлар һәм ММЧ бәйгеләре” бүлекчәсенә урнаштырылган.

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Арбитраж судының яңа бинасын төзү эшенә старт бирелде. Беренче ташны салу тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук Идел буе округының Федераль арбитраж суд рәисе Юрий Глазов, ТР Төзелеш, архитектура һзм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.С. Әхмәтшин, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы буенча төп федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР Арбитраж суды рәисе Николай Новиков, Татарстан Югары суд рәисе Илгиз Гилазов катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International