Иртәгә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Минитрлыгында “Биологик чистарту корылмаларында яңа заманча реагентлар куллану” дигән темага Республика семинары булачак.
29 октябрь көнне “РЖС” Фондының Казан шәһәренең көньяк өлешендә, Идел буе районы территориясендә урнашкан 63,08 га мәйданлы җир участогын үзләштерү юллары буенча оештырылган түгәрәк өстәлдә катнашу өчен Татарстан Республикасына торак төзелеше үсешенә ярдәм итүче Федераль фонд делегацисе килә.
ТРда хокук бозу очракларын профилактикалауның 2011-2014 елларга планлаштырылган Комплекслы программа кысаларында, агымдагы елда Татарстианның 39 районында, полиция участок пункты белән торак йорт берләшкән 82 типик комплекс төзү планлаштырыла. Әлмәт районында авыл участок полиция хезмәткәрләре өчен Яңа Каширово һәм Рус Акташы авылларында ике йорт төзелә.
Бүген Казан шәһәренең хезмәт Сараенда Татарстан республика оешмасы ( Россия төзүчеләр Профсоюзы) Башкарма комитеты, “Татарстан Республикасы төзүчеләр Союзы” РООР һәм эшче төркемнең төзелеш тармагында хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы сораулары буенча, “Предприятие һәм оешмаларны 2013-2014 елларның көзге-кышкы чорында эшләүгә әзерлек буенча чаралар үтәлешенең барышы, ТРның төзелеш тармагында җитештерү травматизмының торышы һәм аларны кисәтү чаралары” дигән темага уртак утырышы булды.
2013 елның 24 октябрендә Калининградта “Гражданнарның яшәешенә уңай шартлар тудыру максатыннан торак-коммуналь хуҗалык белән эффектив идарә итү” дип аталган Бөтенроссия киңәшмәсенең эше башланды. Бөтенроссия киңәшмәсенен оештыручылар булып, дәүләт корпорациясе – торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштырырга ярдәм итүче Фонд, Россия Федерациясенең торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалыгы буенча Федераль собраниянең Дәүләт Думасы Комитеты, Калининград өлкәсе Хөкүмәте һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү буенча Эксперт советының Эшче төркеме тора.