ЯҢАЛЫКЛАР


1
октябрь, 2013 ел
сишәмбе
Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең Беренче урынбасары И.И. Шувалов җитәкчелегендә, Россия Федерациясе Президенты карамагындагы Советның торак сәясәте һәм торакның үтемле булуын үстерүгә багышланган утырышка әзерлек сораулары буенча киңәшмә булды. 

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында  Татарстан Республикасы муниципаль оешмаларында универсаль спорт мәйданнары төзү сораулары буенча киңәшмә булды. Чараны Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.С. Әхмәтшин үткәрде. Киңәшмәдә, шулай ук, “Главинвестстрой РТ” ГКУ, “Татлизинг” ГУП, “Татинвестгражданпроект” ГУП һәм товар белән тәэмин итүче компания вәкилләре катнашты.

Хәзерге вакытта республикада торак йортларга һәм социаль өлкә (белем бирү, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт һәм социаль ярдәм) объектларына җылылык бирелә.


30
сентябрь, 2013 ел
дүшәмбе

Хәзерге вакытта республикада торак йортларга һәм социаль өлкә (белем бирү, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт һәм социаль ярдәм) объектларына җылылык бирелә.

Бүген “Татарстан Республикасының төп инвестицион-төзелеш идарәсе” ГКУ башлыгы Рәшит Фәрит улы Нуруллин, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары итеп билгеләнде.

Хәзерге вакытта республикада торак йортларга һәм социаль өлкә  (белем бирү, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт һәм социаль яклау) объектларына җылылык җибәрелә.

30 сентябрь торышына республиканың барлык муниципаль оешмаларында 2013-2014 еллар ягулык чоры башлану турындагы боерык һәм карар кабул ителде (6 сентябрьдән 28 сентябрьгә кадәр).


28
сентябрь, 2013 ел
шимбә

Татарстанда 2013 ел капиталь ремонт программасына үзгәрешләр кертелгән. Бу турыда бүген, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Фәрит Хәнифов, ТР Хөкүмәт Йортында ел саен үткәрелә торган киңәшмәдә хәбәр итте. Киңәшмәне ТР Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде.


27
сентябрь, 2013 ел
җомга
Бүген ТР Буа муниципаль районының Чураково авылында тантаналы рәвештә күп функцияле үзәкнең рәсми ачылышы булды. Бүгеннән башлап мәдәният хезмәткәрләре һәм спорт яратучылар бер түбә астында урнашачак. 
ТР Кайбыч районы Федоров авылы җирлегендә спорт мәйданы төзү буенча эшләр бара. Район Башкарма комитетының төзелеш һәм ТКХ  буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов сүзләренә караганда, Федоров урта мәктәбендә, булачак спорт мәйданы территориясендә  җир эшләре эшләнгән, гравий, ком салынган.

2013 елның 26 сентябрендә Россия Федерациясе, Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе, СССР дәүләт премиясе Лауреаты, 1956 елдан алып 2010 елга кадәр “Татинвестгражданпроект” ГУПта эшләгән, булган барлык белемнәрен, көчен проектлы эшкә биргән, проектчы белгечләренең берничә буынын тәрбияләгән, Татарстан Республикасы, Казан шәһәренең берничә объектын, шул исәптән Казан шәһәренең Дәүләт циркын төзүдә зур өлеш керткән Валентина Даниловна Панова 84 нче яшендә вафат булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International