ЯҢАЛЫКЛАР


5
сентябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Тәтеш районы Башлыгы В.С. Чершинцев подрядчы оешма “Созидатель” ҖЧҖ ( Буа шәһәре) вәкилләре һәм кызыксынган хезмәтләр белән Тәтеш шәһәре территориясендә ачык балалар спорт мәйданнары төзү сораулары буенча киңәшмә үткәрде. “Барс” СОК территориясендә спорт төше төзеләчәк  һәм аның составында 400 метрлы йөгерү юлы, мини-футбол уены өчен мәйдан, волейбол һәм баскетбол уеннары өчен катнаш мәйдан булачак. Шулай ук, Тәтеш кадет мәктәбе территориясендә әзерләнү мәйданы, ә Тәтеш татар мәктәбе бинасы һәм стадион арасында Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумын төзү планлаштырыла.

Авыл клублары төзү республика программасы нигезендә ТР Менделеевск районының Мунайка авылында тиздән  Күп функцияле үзәк барлыкка киләчәк, әлеге үзәктә авыл клубы гына түгел, фельдшер-акушерлык пункты, җирле үзидарә органнары, авыл китапханәсе дә булачак.

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында Чебоксар шәһәренең “ЧЕТРА-Промышленные машины” ААҖ продукциясен тәкъдим ителде. Чараны Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.С. Әхмәтшин үткәрде.


4
сентябрь, 2013 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы  Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы башлыгы киңәшчесе Анатолий Иванович Щеповскихның вафат булу кайгысын уртаклаша.

Шәһәр Көнендә, Яшел Үзәннең Мирный микрорайонында, ике спорт мәйданының тантаналы ачылышы булды. Пляж футболы кыры һәм пляж волейболы мәйданы үз эшләрен мәйданда башладылар.

Соңгы атналарда Аксубай үзәгендә бик шау-шу – тегендә-монда бензобила эшли, күтәрү краннары, КамАЗ һәм тракторларның моторлары көне буе бертуктаусыз эшли.

20 августның 1 нче номерлы Акты нигезендәге 2013-2014 еллар яңа ягулык чорына әзерлек паспортын, беренчеләрдән булып, Түбән Кама су каналы алды.


3
сентябрь, 2013 ел
сишәмбе

Казанның Адмирал бистәсе 2030 елга туристларны җәлеп итә торган үзәк һәм уңайлы тормыш өчен яхшы урын булырга тиеш. Адмирал бистәсен үстерү концепциясенә әнә шундый максатлар куелды. Әлеге максатларны бүген, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында үткәрелгән семнар кысаларында тәкъдим иттеләр. Семинар эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Чарада, шулай ук, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин да катнашты.

Татарстанда капиталь ремонт программасы буенча планлаштырылган барлык мәктәпләр дә ачыла. Әлеге хәбәрне кичә журналистлар белән очрашуда , ТР Премьер-министры Илдар Халиков хәбәр итте. Мәктәпләрне капиталь программасы республикада икенче ел тормышка аша, узган ел ремонтланган 173 уку йортына, агымдагы елда тагын 160 мәктәп кушылды.

2
сентябрь, 2013 ел
дүшәмбе
Казан шәһәрендәге 35 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе бүген укучылар өчен, беренче тапкыр, ишекләрен ачты. Уку елы башлануга багышланган тантаналы линейкада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Чарада, шулай ук, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин, вице-премьер вазыйфаларын башкаручы – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фаттахов, Казан мэры Илсур Метшин, “Ак Барс Банк” ААҖ директорлар Советы рәисе Валерий Сорокин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International