ЯҢАЛЫКЛАР


3
июль, 2013 ел
чәршәмбе

Аммиак, метанол һәм бөртекләндерелгән карбамид җитештерә торган “Аммоний” ААҖ Комплексының төзелеше мәйданына зур технологик җиһазларның беренче партиясе кайтарылды. Эре тоннажлы җиһазларны кабул итү өчен, Алабуга шәһәренең Кама елгасы ярларында узган елны, йөк алып кайта  торган  баржаларны бәйләп кую өчен махсус причал төзелгән.

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында, “Арзан һәм уңайлы мохит” программасы кысаларында, ТР Әлмәт муниципаль оешмасының җайлаштыра торган объектларындагы эшләрне тәмамлау һәм кимчелекләрне бетерү сораулары буенча эшче киңәшмә булды.

Район башлыгы В.С. Чершинцев һәм Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау Министры урынбасары Р.С. Җәләлдинов авыл халкын шатлыклы вакыйга белән котларга килде. Район башлыгы фельдшер-акушерлык пунктын төзүдә катнашкан барлык төзүчеләргә, сыйфатлы эшләре өчен, рәхмәт сүзләре җиткерде, авыл халкына бәхет һәм сәламәтлек теләде. Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау Министры урынбасары Р.С. Җәләлдинов, район Башлыгының Тәтеш районында сәламәтлек саклау шартларын яхшырту  юнәлешендә актив эш алып баруын билгеләп үтте, Алабердин халкын зур вакыйга белән котлады.
11-12 июль көннәрендә “Измайлово” ДКда ( Мәскәү), “Торак һәм коммуналь хуҗалык реформасы: тармак тарифын тәртипкә китерү” дип аталган Бөтенроссия гамәли семинар булачак, әлеге чараны оештыручылар булып, “Открытый Диалог”  Компанияләр Төркеме белән торак һәм коммуналь хуҗалык өлкәсендәге эшмәкәрлек буенча РФнең  ТПП комитеты һәм торак хокукы Бюросы тора. Хәзерге вакытта коммуналь хезмәтләрдән кулланучылар арасында гына түгел, коммуналь предприятиеләрнең җитәкчеләре арасында да социаль киеренкелек күзәтелә. Тарифларның үсүен 6%ка кадәр чикләүләрдән соң, коммуналь комплекс предприятиеләре бик зур зыян күрәләр, күбесе банкротка чыгу чигендә тора.

2
июль, 2013 ел
сишәмбе
1 июль көнне Кулаево авылында, тантаналы рәвештә  яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды.

ТР Кукмара районы Ташлы Елга авылындагы суүткәргеч челтәрләр реконструкцияләнгән. Аларның искерүе сәбәпле, авыл халкы, еш кына, сусыз кала торган булган, дип хәбәр ителә ТР муниципаль оешмалар порталында.


1
июль, 2013 ел
дүшәмбе
Хәзерге вакытта, генераль подрядчылар “Камгэсэнергострой” ААҖ һәм “Трест Камдорстрой” ЯАҖ тарафыннан, “Алабуга” ППТ ҮИЗ төзелешенең икенче чираттагы инженер һәм транспорт инфраструктурасы объектларында төзү-монтаж эшләре дәвам ителә.

29 июнь көнне Лаеш районы Башлыгы М. Афанасьев Астраханка авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты ачты.

2020 елга Татарстан Республикасы торак файдалануга тапшыру күләмен 1 кешегә 1 кв. метрторак бинасы хисабына җиткерәчәк, торак файдалануга тапшыру күләменең планы 3 млн. 957 мең кв. метр. Федераль үзәк республика алдына әнә шундый максат куйды.


28
июнь, 2013 ел
җомга
2013 ел программасы буенча  Түбән Ослан авылында 100 урынлы МФЦ (клуб + ФАП) төзү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International