ЯҢАЛЫКЛАР


17
февраль, 2025 ел
дүшәмбе

Татарстанда мәгариф өлкәсендә 213 объектка капиталь ремонт ясалачак. Бу хакта шимбә көнне ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

23 муниципаль берәмлектә 33 мәктәп, интернат-мәктәп, балалар йортлары һәм мәктәптән тыш эшләр үзәге тулысынча яңартылачак. 83 мәктәптә –  функциональ зоналар һәм 74 мәгариф учреждениесендә – азык-төлек блоклары.


13
февраль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Зәй үзәк хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлегенә капиталь ремонт тәмамланган.

Инфекция бүлеге 54 урынга исәпләнгән. Гомуми мәйданы 2 161 квадрат метр булган әлеге өч катлы бинада тулы бер комплекслы эшләр башкарылган. Бинаның фасады һәм түбәсе яңартылган, эчке инженерлык челтәрләре ремонтланган, тәрәзәләр һәм ишекләр алыштырылган. Шулай ук эчке бизәкләр – түшәмнәр, идәннәр, стена плиткалары, бәдрәфләр ясалган.

Моннан тыш, йогышлы авырулар бүлегендә медицина җиһазлары тулысынча яңартылган, яңа кислород газификаторы урнаштырылган.


12
февраль, 2025 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев түгәрәк өстәл барышында хәбәр иткәнчә, республикада бүгенге көндә 4,8 млн.кв. м. торак төзелә. Аларның өчтән бер өлеше хәзер эшнең башлангыч этабында.

Гомумән алганда, Татарстанда бүгенгә төзелешкә 516 рөхсәт бирелгән, диде Гыймаев.

Татарстанның Чистай муниципаль районының Данауровка торак пунктында фельдшер-акушерлык пункты төзелешенә керештеләр. ФАП бинасы гомуми мәйданы 58 кв. м булган модульле проект буенча төзелә. Хәзерге вакытта төзүчеләр модульне урнаштыруны төгәллиләр. Ул функциональ, уңайлы кабинетлар һәм Данауровка халкына беренчел медицина ярдәме күрсәтергә мөмкинлек бирә торган заманча җиһазлар белән тәэмин ителәчәк.


7
февраль, 2025 ел
җомга

Кичә Казанда «Казаныш» халыкара архитектура-төзелеш форумы кысаларында «Шәһәр трансформацияләрендә бизнесның роле» конференциясе узды.

Эшкуарлар берлеге белән берлектә шәһәр мохитен үстерүгә багышланган сессиядә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары, ТР Төзүчеләр берлеге президенты Илшат Гыймаев катнашты.

Биектау бистәсендә Рөстәм Яхин исемендәге балалар сәнгать мәктәбе төзелеше тәмамланган.

Яңа белем бирү учреждениесе Стадионная урамында урнашкан. Гомуми мәйданы 1 585 квадрат метр булган бу ике катлы бина 150 кешегә исәпләнгән.


6
февраль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Советлар Союзы Герое Б.К.Кузнецов исемендәге Казан кадет интернат-мәктәбендә капиталь ремонт тәмамланган.

Гомуми мәйданы 5 575 квадрат метр булган биш катлы бинаның түбәсе алыштырылган, эчке бизәү эшләре башкарылган, түшәмнәр монтажланган. Шулай ук электр яктырту системасы ремонтланган һәм техник җиһазлар урнаштырылган.

Эшләр 2024 елда дәүләт мәгариф оешмаларына капиталь ремонт буенча республика программасы кысаларында башкарылган.


5
февраль, 2025 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин 2024 елда «Татарстан Республикасы төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәяләр кую идарәсе» ДАУ эшчәнлеге йомгаклары буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә заказ бирә торган службалар, проект һәм төзелеш оешмалары вәкилләре, экспертлар катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International