ЯҢАЛЫКЛАР


1
август, 2025 ел
җомга

Яр Чаллыда Шлюзовая урамындагы 579 метр озынлыктагы суүткәргеч челтәр участогына капиталь ремонт ясалган. Объект «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты программасына кертелгән, бу максатларга 20 млн 445 мең сум акча бүлеп бирелгән.


23
июль, 2025 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында федераль кадрлар резервы вәкилләрен кабул итү булды. Татарстанда стажировка 21 июльдән 25 июльгә кадәр уза һәм Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәтендә кадрлар резервын үстерү буенча белем бирү программасы кысаларында оештырылган.


17
июль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Яр Чаллыда Яшьлек проспектындагы 578 метр озынлыктагы басым коллекторының хуҗалык-көнкүреш агынтылары челтәре участогына капиталь ремонт ясалган. Эшләр «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының «Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү» федераль программасы буенча башкарылган. Финанслау 17 млн 987 мең сумнан артып киткән.


10
июль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Түбән Камада Химиклар проспектында «Гаилә» паркын төзекләндерүнең өченче этабы дәвам итә.


20
июнь, 2025 ел
җомга

2025 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан күп балалы гаиләләргә бирелгән җир кишәрлекләрендә инфраструктураны үстерү өчен 1 млрд сум бүлеп бирелгән. 500әр млн сум су белән тәэмин итүгә һәм юллар төзүгә тотылачак.


19
июнь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

2025 елда Әлмәтнең өч коммуналь инфраструктура объекты «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча яңарту программасына кертелгән. Кертелгән акчаларның гомуми суммасы 487 млн 868 мең сум тәшкил итәчәк.


16
июнь, 2025 ел
дүшәмбе

Узган җомгада Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин җәмәгать урыннарын төзекләндерү барышы турында сөйләде.

Киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

Төзекләндерү федераль һәм республика программалары буенча бара. Агымдагы елда гомуми суммасы 1 млрд 896 млн сумнан артыграк булган 61 җәмәгать урыны яңартылачак. «Подрядчылар хәзер 47 объектта эшли. Бүгенге көндә эшләрнең гомуми үтәлеше 26% тәшкил итә, динамика 6% тан артып китте. Узган 2 атнада Сарман районында объект файдалануга тапшырылды», – дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы.


27
май, 2025 ел
сишәмбе

«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча Чистайда Ленин урамын Лев Толстой урамыннан Нариманов урамына кадәр комплекслы үстерү башланды. Яңартыла торган иҗтимагый территориянең гомуми мәйданы 2,6 гектар тәшкил итә.

Проект буенча биредә фонтанлы скверны реконструкцияләү, яшүсмерләр очрашу зонасын булдыру, велопаркинглар, күргәзмә өчен конструкцияләр, бронзадан шәһәр макеты әзерләү һәм урнаштыру белән күргәзмә пространствосы булдыру каралган.


12
май, 2025 ел
дүшәмбе

2025 елда Татарстанда коммуналь инфраструктураны яңарту ике программа буенча алып барыла.  Шул исәптән агымдагы елда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов яңа программага старт бирде. Аңа 100 объект кертелгән, эреләре арасында Нурлат муниципаль районының Нурлат шәһәрен су белән тәэмин итү челтәрен реконструкцияләү, Сарман муниципаль районының Җәлил поселогында җылылык белән тәэмин итү системасын модернизацияләү һәм Казаннан Питрәч муниципаль районының Көек поселогына кадәр суүткәргеч төзү. Аларның 60 буенча дәүләт контрактлары төзелгән, калганнары буенча май ахырына кадәр төзеләчәк.


5
май, 2025 ел
дүшәмбе

«Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен булдыру» федераль программасы кысаларында яңа җәмәгать урыннары булдыру объектлары исемлеген раслау тавыш бирү процедурасы аша халыкның актив катнашында башкарыла.

Бу хакта узган шимбәдә ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International