Татарстанда бүгенге көндә 1 млн.917 мең кв. метр файдалануга тапшырылган, бу еллык планның 62% тәшкил итә. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Министрлар Кабинетында узган атналык киңәшмәдә хәбәр итте.
«Кече һәм урта эшкуарлык һәм хосусый эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты чаралары уңаеннан «ТР Эшкуарлыкка ярдәм фонды» МКК экспортка ярдәм итү үзәге республиканың кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен «Чит илләргә ничек сатарга?» темасына вебинар үткәрә.
Нурлат шәһәрендә яшәүчеләрнең су басу чорында су сыйфатының кискен начарлануына даими рәвештә килгән шикаятьләре шәһәрдә (күрше торак пунктлар белән бергә) яңа су алу системасы төзү хакында карар кабул итүгә китергән. 2022 елда «Чиста су» программасы буенча «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында Нурлат шәһәрендә су алу төене белән су белән тәэмин итү системасы төзелеше башланды, аның проект куәте тәүлегенә 10 мең куб.м.
Татарстан Республикасының Кама Тамагы муниципаль районында «Акчарлак» сәламәтләндерү комплексына капиталь ремонт тәмамланды.
Башкарма комитетлар биналарын капиталь ремонтлау программасын үтәү 99% тәшкил итә. Бу атнада Тукай, Балтач һәм Биектау районнарында 3 объект төзелеп бетте. Барлыгы 12 объектның 10ы төзелеп беткән.
Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау эшләре бүгенге көндә 55 объектта тәмамланган.
«Безнең ишегалды» программасы кысаларында Татарстанда күпфатирлы торак йортларның ишегалларын төзекләндерү эшләре ничек баруы турында ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә программа кураторы Арина Петрова сөйләде.
«Татарстан Республикасы төзелеш комплексының иң яхшы оешмасы» һөнәри конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә. Конкурс Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы тарафыннан үткәрелә.
Рөстәм Миңнеханов бүген, Халыкара балаларны яклау көнендә, Казанның Дербышки посёлыгында ишегалды бәйрәмендә булды. Аны ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин һәм Казан мэры Илсур Метшин озатып йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Дербышки посёлыгындагы 6 нчы балалар шәһәр поликлиникасы филиалының яңа бинасында булды. Яңа поликлиника «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы буенча төзелгән.