ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Куйбышев сусаклагычының су потенциалы базасында Татарстан Республикасында беренче комплекслы ел буе эшли торган шәһәр читендәге курорт төзү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде.
ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Мәҗит Салихов авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона киңәшмәләре кысаларында Балык Бистәсе районында булды.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды филиалын ачты. Чарада ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин, ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, ТР буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов, фонд филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина катнашты.
Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Казан шәһәренең Сибгат Хәким урамында гомуми белем бирү мәктәбе төзелешенең барышын тикшерде. 1224 урынга исәпләнгән мәктәп «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында төзелә.
Социаль-мәдәни объектлар төзү һәм коммуналь инфраструктураны төзекләндерү программалары хакында ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин сөйләде.
Татарстан Республикасында 2024 елда төзекләндерүгә планлаштырылган җәмәгать урыннарын сайлап алу буенча онлайн-тавыш бирүдә 356 меңнән артык татарстанлы катнашкан. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Татарстанда 1 млн.904 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган, бу еллык планның 61% ын тәшкил итә. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Министрлар Кабинетында узган атналык киңәшмәдә хәбәр итте.
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Әнвәр Зарипов Казан шәһәренең районара табигать саклау прокуратурасы прокуроры Денис Александров белән берлектә Казан шәһәренең биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү объектында булды.
25 майда Казанда ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев катнашында «Күп фатирлы төзелеш: яңа сынаулар һәм перспективалар» 45 нче конференциясе узды.
Узган җылыту чоры гомумән штат һәм контроль режимында узды. Аның дәвамлылыгы 247 көн (календарь елның 2/3 өлеше) тәшкил итә. Узган җылыту чорында коммуналь хезмәтләрне туктатуга китергән барлык штаттан тыш хәлләр норматив срокларда бетерелде. 3160 авариянең иң күбе су белән тәэмин итү өлкәсендә булган. Җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә 237 авария, яки гомуми санның 7,5 проценты.