Бүген ТР Төзелеш министрлыгында Revizto программа тәэминатында капиталь төзелеш объектларының мәгълүмати модельләре белән эшләү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Очрашуны ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин үткәрде, анда шулай ук заказчы хезмәтләре, Дәүләт төзелеш күзәтчелеге, подряд оешмалары, «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәяләр төзү идарәсе» ДАУ, «Татинвестгражданпроект» ДУП вәкилләре катнашты.
Сигезенче Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрнең 145 проекты билгеләнәчәк. Конкурста катнашу өчен 200 меңгә кадәр кешесе булган кече шәһәрләр, шулай ук федераль һәм төбәк әһәмиятендәге тарихи торак пунктлар рөхсәт ителә, федераль әһәмияттәге шәһәрләрдән һәм Россия Федерациясе субъектларының административ үзәкләреннән тыш.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектын гамәлгә ашыру уңаеннан Осиново авылында «Зеленодольск үзәк район хастаханәсе» ДАССОның күп профильле поликлиникасы төзелә.
2023 елда капиталь ремонт программасы кысаларында республикада гомуми мәйданы 4 млн. 487 мең квадрат метр булган 751 күпфатирлы йорт ремонтланачак. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган атналык киңәшмәдә Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Социаль-мәдәни объектларны капиталь ремонтлау буенча республика программаларын гамәлгә ашыру турында ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
25 майда республиканың Питрәч районында «Халыкара күршеләр көне» Бөтенроссия акциясе узачак. Татарстанда әлеге чараны үткәрү гадәткә әверелә һәм ТКХның проблемалы мәсьәләләрен хәл итүгә ярдәм итә.
Бүген «Казан Экспо» мәйданчыгында «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» XIV халыкара икътисади форумы ачылды. Тантанада Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Икътисади үсеш министрлыгы башлыгы Максим Решетников, Татарстан Республикасы Рәисе, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Россия Төзелеш министрлыгының проект дирекциясе җитәкчелеге Б. Рәмиев исемендәге ИТ-парк технопаркында булды.
Һөнәри эшчәнлек нәтиҗәләре буенча 2022 елда Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең электрон почет тактасына кертү өчен 29 дәүләт хезмәткәре билгеләнде.
Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев Казанда ике яңа балалар бакчасы төзелеше барышы белән танышты. Гомуми мәйданы 2 267,53 кв.м. һәм һәркайсы 220 кеше сыйдырырлык мәктәпкәчә учреждениеләр Адоратский урамында урнашкан. Объектлар Демография илкүләм проекты уңаеннан төзелә.