Төзелешкә барлыгы 433 млн сумнан артык акча тотылачак.
Татарстан Лаеш муниципаль районында 500 укучыга исәпләнгән мәктәп төзеләчәк. Анда стадион һәм ял бүлмәләре дә булачак. Төзелешкә 433 млн сумнан артык акча сарыф ителәчәк. Бу турыдагы мәгълүмат дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.
«Төзелеш-монтаж һәм башка эшләр, шул исәптән җиһазлар урнаштыруга 433 592 054 сум акча биреләчәк», — дип хәбәр ителә документларда.
Мәктәп территориясендә хәрәкәтчән уеннар һәм тыныч ял өчен мәйданчыклар, мини-футбол өчен мәйдан һәм йөгерү юллары булган стадион, волейбол һәм гимнастика өчен уен мәйданчыгы барлыкка киләчәк.
Өч катлы бинаның подвалы да булачак. Беренче катта ял итү урыннары, 200 урынлы актлар залы һәм 250 урынлы төшке аш залы урнашачак. Икенче катта шул исәптән спорт залы, лаборатория, йорт эшләре бүлмәләре, китапханә урнаштырылачак. Өченче катта уку сыйныфлары һәм кабинетлары булачак.
Бинаның гомуми мәйданы якынча 8 мең кв.метр тәшкил итәчәк. Эшләр дәүләт килешүен төзегән көннән 2021 елның 1 мартына кадәр дәвам итәчәк.
Төзелеш Татарстан бюджетыннан финансланачак.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың эре төзелеш алып баручылары вәкилләре белән берничә очрашу уздырды. Очрашуларда Татарстан Республикасы РФ Төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов, республика муниципаль берәмлекләре җитәкчеләре катнашты.
Очрашуда торакны гамәлгә кертүнең илкүләм проектларында билгеләнгән күләмнәрен аттыру бурычларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Искәртәбез, Татарстан 2024 елга торак тапшыруның еллык планын 3,6 млн квадрат метрга кадәр арттырырга тиеш.
Төзүчеләр Татарстан Президентына якындагы 5 елга үз планнары турында сөйләделәр, шулай ук проектлы финанслауга күчү белән бәйле мәсьәләләрне җайга салу буенча үз инициативалары белән дә уртаклаштылар. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, төзелеш алып баручыларның тәкъдимнәре Россия Федерациясе Дәүләт Советының Татарстан Президенты җитәкләүче торак үстерү эш төркеме кысаларында федераль дәрәҗәдә каралачак.
Татарстанда бүгенгә 264 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган – бу планның 9%ы. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Алексей Фролов хәбәр иткәнчә, 2020 елда социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 273,6 мең кв. метр булган 4 мең 970 фатирлык 130 йортны файдалануга тапшыру карала. 6 февральгә статистика органнарына 5 мең кв. метр мәйданда 108 фатирлык 10 йорт буенча хисап тапшырылган. Калган 120 объект буенча: 12 объект әзер диярлек, 61 объект уртача әзерлектә, 47 объектта эшләр күп әле.
2020 елда күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча 1 млн 317,2 мең кв. м мәйданда 177 күп фатирлы йортларны эксплуатациягә кертү каралган. 141 йорт әзер диярлек, уртача әзерлектә 63 йорт; 23 йортта эшләр күп әле.
2020 елда индивидуаль торак төзелеше буенча 1 млн 388 мең кв. м мәйданда 10 мең 680 йорт төзү планлаштырыла. 6 февральгә 117 мең кв. м мәйданда 902 индивидуаль торак йорт файдалануга тапшырылган.
2020 елда барлыгы 728 гаиләне торак белән тәэмин итү карала, 1 млрд 189,2 млн. сум күләмендә. Шулардан 600е ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар, шулар арасыннан булган затлар; 46 күп балалы гаилә, 47 яшь гаилә; 35 мәҗбүри күченүче, Ерак Төньяктан күченүче һәм чернобыльче.
Алексей Фролов искәрткәнчә, быел гомуми мәйданы 4,5 млн кв. метр булган 788 күп фатирлы йортны ремонтлау карала. Программада 40 район катнаша (Әлки, Әтнә, Чүпрәле һәм Кайбыч районнарыннан гайре).
Территориясендә каберлекләр урнашкан җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү турында Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин мәгълүмат бирде. 2019 ела районнар белән берлектә инвентаризация уздырылган, 3700ка якын зират ачыкланган. 4000 җир кишәрлеген рәмиләштерергә кирәк. Шулардан бүгенгә 67%ы (2698) рәсмиләштерелгән. Шулай ук каберлекләр өчен 80 җир кишәрлегенең урман фонды җирләренә керүе ачыкланган.
7-9 февральдә Казанда «Шәһәр үзенчәлеге моделе. Дәвамчанлык,тотрыклылык, үсеш» Бөтенрәссәй форумы уза. Чара Казанның тарихи үзәге концепциясен эшләү кысаларында үткәрелә. Форумда катнашучылар мирасны саклау буенча халыкара һәм Рәссәй кейслары, шулай ук закон һәм норматив чикләүләр турында фикер алышачак.Дискуссияләрдә халыкара һәм Рәссәй экспертлары катнаша, алар арасында Рим архитекторы, Сапиенц университетының архитектура факультетына нигез салучы Гвендолина Салимеи, архитектура антропологы, Лондон Университет көллияте доценты һәм А.А. Высоковский исеме Урбанистика югары мәктәбенең фәнни хезмәткәре – Михал Муравски, архитектура докторы, Мәскәү Архитектура Институты «Урбанистика» квалификация күтәрү үзәге директоры - Алексей Крашенинников.
Инициативалы гражданнарның #Шәһәр федераль конкурсы талантлы яшьләргә үз-үзләрен күрсәтү өчен шартлар тудыруга, шулай ук Уңайлы шәһәр тирәлеген үстерүгә бәйле өлкәләрдә социаль лифт булдыруга юнәлтелгән. Конкурс «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты кысаларында Рәссәй Төзелеш министрлыгы һәм яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык ярдәме белән үткәрелә. Конкурс алты номинация буенча узачак: бәхет шәһәре, идеяләр шәһәре, вакыйгалар шәһәре, шәһәр командасы, шәһәр герое, кыш шәһәре. Номинацияләрдә катнашу өчен территорияләрне төзекләндерү һәм социомәдәни программалаштыру проектлары, арт-объектларның интерьер бизәлеше концепцияләре, салкын климат шәһәрләрендә ландшафт архитектурасын һәм урбанистиканы үстерү проектлары кабул ителәчәк. Конкурста студентлар, җәмәгать эшлеклеләре һәм шәһәр төзелеше, архитектура, урбанистика, дизайн, IT-технологияләр, туризм, социология өлкәләрендә 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшь белгечләр катнаша ала. Конкурс шартлары белән тулырак конкурсгородские.рф сайтында танышырга мөмкин.
Алабугага эш визиты белән ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Владимир Кудряшев килде. Бу хакта «Яңа Кама»газетасы яза. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев, мәктәп төзелеше барышы турында сөйләгәндә, якын арада бинада тәрәзәләр, тышкы витражлар урнаштырылачагын билгеләп үтте - бу бүгенге көндә беренче чираттагы бурыч булып тора. Шуның белән беррәттән фасад материалларын сайлап алу да бара. «Моннан тыш, 1 мартка кадәр, бина эчендә эшне башлар өчен, спорт залы өстендәге түбәне ябу планлаштырыла»,— дип сөйләде Владимир Кудряшев һәм шуннан соң уку кабинетларын бизәү башланачак, дип билгеләп үтте. Татьяна Ларионова мәктәпнең һәр уку кабинеты барлык кирәкле таләпләргә туры килергә тиеш, дип ассызыклады.
Чистай ЗТИ тарафыннан 2019 елда планлы, планнан тыш тикшерүләр, инспекция тикшерүләре кысаларында Аксубай, Алексеевск, Әлки, Нурлат, Спас һәм Чистай районнарында үткәрелгән 496 йорт тикшерелде.
2019 елда Чистай ЗТИГА гражданнардан барлыгы 337 мөрәҗәгать керде, бу 2018 елга караганда 36 мөрәҗәгатькә күбрәк. Инспекциягә кергән мөрәҗәгатьләрнең гомуми саныннан 11 мөрәҗәгать карап тикшерү өчен ведомство карамагындагы башка оешмаларга җибәрелде, 203 мөрәҗәгать буенча уңай хәл итү буенча чаралар күрелде һәм аңлатмалар бирелде, 22 мөрәҗәгать инспекция контроленә алынды (күрсәтмәләр бирелде), 26 мөрәҗәгать буенча гражданнар тарафыннан бәян ителгән фактлар расланмады.
Йорт яны территорияләренең санитар торышын һәм торак фондын төзекләндерүне тикшереп тору кысаларында 2019 елда Чистай ЗТИ 294 күп фатирлы йортның йорт яны территориясе тикшерелде, ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өчен 3 күрсәтмә һәм 13 кисәтү бирелде, алар билгеләнгән вакытта үтәлгән.
Язгы ташуга каршы чаралар үткәрүне контрольдә тоту кысаларында идарәче оешмаларга 11 кисәтү бирелде.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча 47 торак йортта Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылуның 93 очрагы ачыкланды, аларны бетерү өчен 56 күрсәтмә бирелде, шулай ук РФ КоАП 7.22 ст. буенча административ хокук бозулар турында 4 беркетмә төзелде һәм РФ КоАП 19.5 ст. 1 ө. буенча 2 беркетмә төзелде. (штрафлар түләнгән).
2019 елгы капиталь ремонт программасына кертелгән 47 күпфатирлы йортта капиталь ремонт барышын тикшереп тору кысаларында Чистай ЗТИ тарафыннан 139 тикшерү үткәрелде, ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өчен 13 кисәтү бирелде (җитешсезлекләр бетерелде). Башкарылган эшләрнең гомуми суммасы 188,395 млн. сумлык 533 акты кабул ителде, шул исәптән КС-2 формасы буенча башкарылган төзелеш-монтаж эшләренең гомуми суммасы 180,239 млн.сумлык 428 акты капиталь ремонт тәмамланган йортлар файдалануга тапшырылды (файдалануга тапшыру буенча 47 актка кул куелды).
Күпфатирлы йортлар белән идарә итүне гамәлгә ашыручы оешмалардан алынган мәгълүматларга караганда, күрсәтелгән оешмалар тарафыннан 2019 елда Чистай ЗТИ күрсәтмәләре буенча 2189,7 мең сумлык эшләр башкарылган.
2019 елның 12 аенда ТКЗТИГА Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә муниципаль районнарында яшәүчеләрдән торак фондын карап тоту һәм ремонтлау, күрсәтелә торган торак-коммуналь хезмәтләрнең сыйфаты буенча 982 мөрәҗәгать керде. 2018 елның шул ук чорында ТКЗТИгә 974 мөрәҗәгать керде. 2018 ел белән чагыштырганда мөрәҗәгатьләр саны шул ук дәрәҗәдә калган диярлек, нибары 2% ка кимегән. 361 мөрәҗәгать ткзтига турыдан-туры килгән, ТР Дәүләт торак инспекциясенә 491 мөрәҗәгать җибәрелгән.
Үзәк районы 30, 50 һәм 100 мең кешегә хезмәт күрсәтү өчен 80, 240 һәм 400 койкалык егәрлеге булган хастаханәсенең иң яхшы архитектура проектына Бөтенрәссәй ачык ачык конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды. Гаризалар 2020 елның 7 февралендә 18:00 гә кадәр (Мәскәү вакыты буенча) электрон почта аша кабул ителә: konkurs_soyuz@mail.ru. Гаризалар 2020 елның 10 февраленә 12:00 сәгатьтә (Мәскәү вакыты буенча) ачылырга тиеш. Конкурста архитектура-төзелеш проектлау өлкәсендә үзен - үзе җайга салучы оешма әгъзалары булган теләсә кайсы оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр катнаша ала. Конкурс ике турда үткәрелә. Тәкъдим ителгән эшләрне бәяләү критерийларына түбәндәге таләпләр керә: - конкурс проектының техник биремгә туры килүе; - архитектура күләмле-планлаштыру һәм функциональ-технологик чишелешләрнең рациональлеге һәм потенциаль күптарантлыгы; - объектның эчке киңлегенә һәм әйләнә-тирәлеккә уңай йогынты ясый торган архитектура-сәнгать чишелешләренең булуы; - тәкъдим ителә торган планлаштыру, инженерлык, конструктив карарларның нәтиҗәлелеге һәм нәтиҗәлелеге - аларны куллану параметрлары буенча; - объектның энергоэффективлыгы.
Бүген Казанда «Салават күпере» торак комплексында Илһам Шакиров проспекты буенча 9-нчы һәм 5-нче соципотека йортларында яшәүчеләргә фатир ачкычлары тапшырдылар. Микрорайонның өченче кварталында бюджет оешмалары һәм предприятиеләр хезмәткәрләре, ятим балалар, табиб-грант алучылар, шулай ук авария хәлендәге торактан күченүчеләр яшәячәк.
Яңа 18 катлы йортларда 198 фатир бар, аларның гомуми торак мәйданы якынча 10 мең кв. м. тәшкил итә. Барлык фатирлар да чиста отделкада тапшырыла, сантехника, электр плитәләре, янгын сигнализациясе җайланмалары, су, электр энергиясен исәпкә алу җайланмасы, җылылык көйләгечләре һәм мәгълүматларны ерактан торып санауның автомат системасы белән җиһазландырылган.
Яңа фатирга күченүчеләрне Татарстан Республикасы Дәүләт торак фонды каршындагы Казан төбәкара вәкиллеге җитәкчесе Алексей Гобәйдуллин котлады. Ул искәрткәнчә, «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча агымдагы елда 2 млн.979 мең кв. метр торак төзү планлаштырылган, бу узган ел белән чагыштырганда 304 мең кв. метрга күбрәк.
Бүгенге көндә «Салават күпере» торак районының өченче кварталында социаль ипотека программасы буенча өч 340 фатирлы торак йорт төзелә. Аларның техник әзерлеге 18%-тан 43%-ка кадәр тирбәлә, дип хәбәр итә ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды матбугат хезмәте.