ЯҢАЛЫКЛАР


31
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Түбән Каманың 31 нче микрорайонында, актив спорт һәм гаилә ялы өчен яңа универсаль комплекс ачылды. Монда, нигездә, социаль ипотека программасы буенча фатир алган яшь гаиләләр яши. Шуңа күрә алар өчен һәм, беренче чиратта, 31 микрорайон һәм якын тирә микрорайон балалары өчен әлеге яңа спорт мәйданы, якынлашып килүче мәктәп каникуллары алдыннан, чын бүләк булды. 

Килдебәк авылында яшәүче Шакирова Бибикамал Шәяхмәт кызы 1918 елның 2 ноябрендә Килдебәк авылында туа. Үзене 95 яшьлек юбилеене ул, Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хатыннарны торак белән тәэмин итү программасы буенча төзелгән яңа йортта каршы ала.


30
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Хәзерге вакытта Тукай муниципаль районының Иске Дрюш авылында авыл мәдәният Йортын капиталь ремонтлау эшләре бара.  

Узган шимбәдә, районның ике торак пунктындагы БВС ветераннарының ике тол хатыны яңа йортка күчүне бигеләп үтте.


29
октябрь, 2013 ел
сишәмбе
2013 елның 29 октябрендә, торак төзелеше үсешенә ярдәм итүче Федераль фонд делегациясенең Татарстан Республикасына булган визиты кысаларында, торак төзү максатларында, Татарстан Республикасы территорияләрен комплекслы үзләштерү юлларын формалаштыру буенча киңәшмә булды

Иртәгә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Минитрлыгында “Биологик чистарту корылмаларында яңа заманча реагентлар куллану” дигән темага Республика семинары булачак.


28
октябрь, 2013 ел
дүшәмбе

29 октябрь көнне “РЖС” Фондының  Казан шәһәренең көньяк өлешендә, Идел буе районы территориясендә урнашкан 63,08 га мәйданлы җир участогын үзләштерү юллары буенча оештырылган түгәрәк өстәлдә катнашу өчен Татарстан Республикасына торак төзелеше үсешенә ярдәм итүче Федераль фонд делегацисе килә.

Татарстан Республикасында 24 октябрь торышына, күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау буенча эшләнгән эшләрнең күләме еллык лимитның 99,8% тәшкил итә. 33 муниципаль оешмада капитал капиталь ремонт буенча эшләр тулысынча тәмамланган. Бу турыда бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында үткән республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

25
октябрь, 2013 ел
җомга
Бүген Татарстанның Кама Тамагы районындагы “Фоника-Гипс” заводында гипстан ярык тараксыман плитәләр җитешетерүче линия эшли башлады. Тантаналы ачылышта ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. Торак йортлардагы бүлмә такталарын җиһазлау өчен кулланыла торган ярык тараксыман плитәләр җитештерә торган яңа линия, 2013 елның июнендә эшли башлаган “Фоника-Гипс” заводы үсешенең чираттагы  баскычы булып тора.

ТРда хокук бозу очракларын профилактикалауның 2011-2014 елларга планлаштырылган Комплекслы программа кысаларында, агымдагы елда Татарстианның 39 районында, полиция участок пункты белән торак йорт берләшкән 82 типик комплекс төзү планлаштырыла.  Әлмәт районында авыл участок полиция хезмәткәрләре өчен Яңа Каширово һәм Рус Акташы авылларында ике йорт төзелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International