Татарстан Республикасында, 18 октябрь торышына, 2,398 млн. кв. күләмендәге планның 1 млн. 768,5 мең кв. метры файдалануга тапшырылган, әлеге күрсәткеч 2013 еллык бурычның 73,7% тәшкил итә. Бу турыда бүген ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының төзелеш, транспорт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы Идарәсе башлыгы Илдар Сибгатуллин, Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Миниситрлыгы пресс-хезмәте тарафыннан массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесе игълан ителде. Бәйге турындагы положение “прсс-хезмәт” бүлегендәге “журналистлар һәм ММЧ бәйгеләре” бүлекчәсенә урнаштырылган.
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Арбитраж судының яңа бинасын төзү эшенә старт бирелде. Беренче ташны салу тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук Идел буе округының Федераль арбитраж суд рәисе Юрий Глазов, ТР Төзелеш, архитектура һзм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.С. Әхмәтшин, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы буенча төп федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР Арбитраж суды рәисе Николай Новиков, Татарстан Югары суд рәисе Илгиз Гилазов катнашты.
ТР Кайбыч муниципаль районы Куланга тимер юл станциясе бистәсендә күп яңа күп функцияле үзәк ачылды. Монда фельдшер-акушерлык аункты өчен ике кабинет бүленеп бирелгән: берсе авыруларны кабул итү өчен, икенчесе дәвалау процедуралары өчен. Соңгысында дарулар саклау өчен ике суыткыч бар. “җылы” санитар төен дә бар. Иң мөһиме – бинада җылы, якты, пациентлар һәм медэшчеләр өчен барлык уңайлыклар да бар. Әле бер ел элек, Куланга халкы, мондый шартлар турында хыялланмыйлар да иде. Моңа кадәр ФАП булып, унар еллар ремонтланмаган Куланга икмәк кабул итү пункты бинасы торган.
Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында, “ТР СМ Республика кан үзәге” ДАСУ” объекты буенча “тишү” методы белән, Җиңү Проспекты аша суүткәргеч һәм канализация төзү һәм салу соравы турында киңәшмә булды. Әлеге чараны төзелеш комплексын үстерү идарәсе башлыгы И.С. Гимаев үткәрде.
Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы Заготзерно бистәсендә фельдшер-акушерлык пунктының заманча, кипеч бинасын төзү эшләре башланды. Өч көннән соң яңа, яхшы сыйфатлы бинаның матур профильле тимердән түбәсе барлыкка киләчәк. Бер үк вакытта бина эчендә бизәү эшләре башланачак.
Татарстан Республикасының Бау муниципаль районында агымдагы елда тугыз йорт яңартыла. Иртә язда башланган эш ахырына якынлаша. Подрядчылар күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча шактый тәҗрибә туплаганнар. Эшләрне әле дә нык контрольдә тоттылар. Район башкарма комитеты җитәкчесе рәисе Сәлим Даутов җитәкчелегендә, ремонт ясалырга тиешле йорт ишегалларында, йортта яшәүчеләр катнашында, җыелышлар үткәрелде.
2015 елда Казанда үткәреләчәк спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатына, спортның су төрләре Сараенда вакытлы бассейн төзеләчәк. ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта, “Казан 2013” башкарма дирекциясе” АНО генераль директоры Владимир Леонов сөйләгәнчә, 3 мең кеше сыйдырышлы әлеге бинада су полосы буенча ярышларның финалы үтәчәк.
Татарстан Республикасы Лаеш районы Сокура авылында участок полиция хезмәткәре өчен төзелгән административ-торак комплексының тантаналы ачылышы булды. Яңа йортның ачкычларын тапшыру тантанасында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, РФ ЭЭМ ГУОООП башлыгы Юрий Демидов, ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин, Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары А.С. Әхмәтшин, Лаеш районының администрация башлыгы Михаил Афанасьев катнашты.