Татарстанның яшел Үзән районы Осиново бистәсендә “Радость” дип аталганяңа балалар бакчасы ачылды. Ачылу тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Татарстан Президенты, Яшел Үзән мунципаль район башлыгы Александр Тыгин, Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары А.С. Әхмәтшин һәм башка рәсми кешеләр белән бергә, балалар бакчасы бинасын карадылар.
2013 елда Татарстанда күп фатирлы торак йортларны һәм мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча төп эшләр тәмамланган, ләкин кайбер объекларның эчке ягында эшләр бар әле, шулай ук документларны рәмиләштерү эшләре дә дәвам итә. Әлеге мәгълүматлар бүген, ТР Хөкүмәт Йортында видеоконференция режимында үткән киңәшмәдә әйтелде, әлеге чараны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында Казан метросының үсеш перспективасына багышланган киңәшмә булды. Әлеге чараны ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин үткәрде.
Бүген “Алабуга” ППТ МИЗда узган киңәшмәдә, “Алабуга” махсус икътисади зона инфраструктура объектларын төзү сораулары турында фикер алыштылар. Әлеге чараны ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Аляшев Ю.Л. үткәрде.
Бүген Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы территориясендә, авыл җирлегендә яшәүселәр өчен бушлай юридик ярдәм күрсәтүче мәгълүмати-киңәш төркеменең күчмә кабул итүе булды. Әлеге чарада Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгының юридик бүлек белгече А.М. Сильченко да катнашты.
ТР Алабуга муниципаль районы Татар Дөм-Дөме авылында авыл клубының тантаналы ачылышы булды. “ Клуб ачылышы – ветераннарыбызга Өлкәннәр көненә бик яхшы бүләк”, - диде район башлыгы Г. Емельянов һәм өлкәннәр һәм яшьләрнең яңа авыл клубында проблемаларны бергә чишеп, бергә ял итү мөмкинлеген билгеләп үтте.
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү турындагы республика программасын тормышка ашыру соравы буенча видеоконференция режимында киңәшмә булды. Киңәшмәне Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Ф.М. Хәнифов үткәрде.
Октябрьнең беренче дүшәмбесендә Бөтендөнья архитектура көне билгеләнеп үтелә. ТР Төзелеш ,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, һөнәри бәйрәмнәрендә архитекторларга мөрәҗәгать итте.
Ел башыннан алып Татарстанда 1 млн. 708 мең кв. метр торак (еллык бурычның 71,2 проценты) файдалануга тапшырылган. Бүген видеоконференция режимында үткән республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, калган өч ай эчендә тагын 689,6 мең кв. метр торак тапшырырга кирәклеген хәбәр итте. Әлеге Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.