Бүген Татарстан Төзелеш министрлыгында 2024-2025 еллар җылыту чорына әзерлек буенча республика штабының чираттагы утырышы узды. Чараны Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов үткәрде.
Бүген «Казан-Экспо» да «СТРОЙКА» күргәзмәсе кысаларында панель сессиясендә төзелешкә рөхсәт алуның актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы департаменты башлыгы Айдар Әхмәтҗанов ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына килгән төп үзгәрешләр һәм документлар сыйфаты турында сөйләде.
Бүген төзелеш, бизәү материаллары, технологияләр һәм җиһазлар күргәзмәсендә төзелеш өлкәсендә күп фатирлы төзелеш, инновацион технологияләр һәм цифрлаштыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Чара Казанда «КазаньЭкспо» үзәге мәйданчыгында узды.
Бүген Казанда беренче тапкыр «СТРОЙКА» төзелеш һәм бизәү материаллары, технологияләре һәм җиһазлары халыкара күргәзмәсе ачылды. Тантаналы ачылышта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев катнашты.
Россиянең 14 төбәгеннән һәм Татарстанның җиде шәһәреннән катнашучылар үз товарларын «СТРОЙКА» төзелеш һәм бизәү материаллары, технологияләре һәм җиһазлары халыкара күргәзмәсендә тәкъдим итәчәк. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә билгеле булды.
Смотр-конкурс VIII Халыкара build SCHOOL күргәзмәсе кысаларында уза, ул 2024 елның 13-15 ноябрендә Мәскәүдә «Кунаклар ишегалды» ВКда, XXXII Халыкара «Зодчество» фестивале һәм VI Бөтенроссия Best Interior Festival (BIF) архитектура фестивале белән бер мәйданчыкта узачак.
Бүген ТР Төзелеш Министрлыгының территорияләрне үстерү департаментының яңа хезмәткәрләре дәүләт хезмәткәрләре таныклыгы алдылар. Аларны ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин тапшырды.
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Хөкүмәт Йортында узган шимбә киңәшмәсендә республика һәм федераль программалар буенча инженерлык инфраструктурасын модернизацияләү турында сөйләде.
Татарстан Республикасында бүгенге көндә торакны файдалануга тапшыру буенча гомуми план 77% ка үтәлгән - 2 млн 420 мең кв.метр файдалануга тапшырылган. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин социаль объектлар, җәмәгать урыннары һәм инженерлык инфраструктурасы төзелеше буенча республика һәм федераль программаларны гамәлгә ашыру барышы турында сөйләде.